Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 19 март 2014 яңалыклары

    • 19 март 2014 - 12:17
      Зур Сәрдектә Нәүрүз бәйрәме узды
      Ел саен уза торган традицион йола бәйрәме булган Нәүрүз быел да гөрләп узды. Әби-бабайлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, нәкъ көн белән төн тигезләшкән 18-март көнне Зур Сәрдек мәдәният йорты балалар шау-шуыннан яңгырап торды. "Каенкай" балалар бакчасы балаларының матур җырларын, шигырьләрен тыңларга Нәүрүз бәйрәме персонажлары Ишбабай, Нәүрүзбикә, Асылбикә, Язпатша килгән...
      328
      0
      0
    • 19 март 2014 - 11:00
      Мошенниклар кукмаралыларның башларын әйләндергәннәр
      Соңгы вакытта алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр аеруча күбәеп китте. Кәрәзле телефонга төрле СМС-хәбәрләр җибәреп, үзләрен полиция хезмәткәре, очсыз бәягә дарулар сатучы, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырып, ялгыз яшәүче, пенсия яшендәге өлкән кешеләрнең ышанычын яулый алар. Мошенниклар тозагына эләгеп, шактый зур сумма акчаларыннан "колак кагу"чыларның саны да...
      363
      0
      0
    • 19 март 2014 - 10:00
      Мәскәүне шаккатырган Кукмара сыерлары көнгә 40 литр сөт бирә
      Вахитов исемендәге хуҗалык чираттагы кунакларны кабул итте: узган атнада биредә районнарның селекция-нәсел эше хезмәтләре һәм нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре катнашында республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. -Семинарның бездә үткәреләчәген биш кенә көн алдан хәбәр иттеләр, шуңа махсус әзерләнү булмады, ничек бар - шулай кабул итегез, - диделәр хуҗалыкта. Моны Татарстан авыл...
      350
      0
      0
    • 19 март 2014 - 09:00
      Кукмарада көннәр суытачак
      Яз тулы көченә керде дип, иртәрәк сөенгәнбез икән: бүген, әнә, урамда күз ачкысыз буран котыра. Аяктан егарлык көчле җил исә. Әле бит алда сыерчык бураннары да көтә безне. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә көн аязачак, әмма суытачак. Салкынлык көндез 10 градуска, ә җомга һәм шимбә көннәрендә 15 градуска җитәчәк. фото: http://www.19.mchs.gov.ru/news/detail.php?news=16000
      309
      0
      0
    • 19 март 2014 - 07:51
      Укучылар математика һәм рус теленнән БДИ тапшырып караячаклар
      Республиканың барлык унберенче сыйныф укучылары да 21 мартта - математикадан, ә 24 мартта рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып караячаклар. Кукмара районында исә БДИ тапшырып карау күппрофильле лицей һәм Манзарас урта мәктәбендә узачак. фото: http://news.mail.ru/society/1719107/
      332
      0
      0
    • 19 март 2014 - 06:51
      Салым инспекциясендә “Ачык ишекләр” көне узды (+фото)
      Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" акциясен үткәрде. Әлеге чарада 2013 елгы декларация кампаниясе белән тулырак танышырга һәм физик затларның табышыннан алына торган салымнар буенча декларация (3-НДФЛ) тутыру турында практик киңәшләр алырга мөмкин иде. Салым органнарында да Интернет челтәре...
      337
      0
      0
    • 19 март 2014 - 05:43
      Кукмара урамнарыннан кыш буена 4882 тонна кар чыгарылган
      Кукмара урамнарыннан бүгенге көнгә "Чиста шәһәр" җәмгыяте тарафыннан 4882 тонна кар чыгарылган, моның өчен КАМАЗ машиналары 1395 рейс ясаганнар.
      284
      0
      0
    • 19 март 2014 - 04:22
      Район прокуроры һәр сишәмбе халыкны кабул итә
      Район прокуроры һәр атнаның сишәмбе көнендә прокуратура бинасында җирле үзидарә һәм контрольлек итүче органнарының вазыйфаи затлары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә. Прокуратураның адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 40. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-85-22, 2-65-49.
      293
      0
      0
    Реклама