Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 14 март 2014 яңалыклары

    • 14 март 2014 - 11:12
      Район башлыгы Ош.Юмьяда яшәүче тыл ветеранын юбилее белән котлады (+фото)
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Ош.Юмья авылында яшәүче тыл ветераны Егорова Мария Степановнаны 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Мария Степановна тумышы белән Ошь.Юмья авылыннан. Сугыш елларындагы авырлыкларны үз башыннан кичергән ветераннарның берсе ул. -Колхозда урак урдым, сукаладым да, 12 ел...
    • 14 март 2014 - 10:29
      Самбочы егет Ленар Шәйфетдинов Болгардан икенче урын алып кайтты
      Болгарда 1998-99 елгы үсмер малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан беренчелеге узды. "Зилант" спорт мәктәбендә тренер Марс Бәдретдинов кул астында шөгыльләнүче Ленар Шәйфетдинов ярыштан икенче урынны алып кайтты. фото: http://natpress.net/index.php?newsid=9048
    • 14 март 2014 - 08:24
      Кукмарада район Советының 34нче сессиясе булды
      Район Советының 34нче сессиясе булып үтте, анда 2013 елгы район бюджетының үтәлеше турында хисап тыңланып, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: район Советының "Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында"гы 12.12.2013 елгы 59 санлы карарына, район Уставына, Контроль-хисап палатасының 28.11.2011елгы 83 санлы район Советы карары...
    • 14 март 2014 - 07:16
      "ИТ-чемпион" бәйгесе икенче тапкыр старт ала
      "ИТ-чемпион" республика бәйгесенә икенче тапкыр старт бирелде. Узган ел конкурста 253 мең укучы катнашып, шуларның 500 гә якыны планшет белән бүләкләнде. Укучылар 320 мең кешене электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәткән. Быел исә җиңүчеләргә ноутбуклар биреләчәк. Шулай ук иң актив мәктәпләрне дә бүләкләргә җыеналар. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр "шәхси кабинет"ларына 15 мартта...
    • 14 март 2014 - 06:29
      "Зилант"ка йөрүче балаларның әти-әниләре катнашында спартакиада узачак
      23 мартта "Зилант" спорт мәктәбендә спорткомплекска йөрүче балаларның әти-әниләре катнашында спартакиада уздырыла. Программада: волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, йөзү, аркан тартышу. Башлана сәгать 10.00да. фото: http://kukmor.tatarstan.ru/rus/zilant.htm
    • 14 март 2014 - 05:17
      Югары Арбаш мәктәбендә өстәл теннисы ярышлары үтте
      Югары Арбаш урта мәктәбендә Татарстанның атказанган төзүчесе Ясәви Гәрәев призына унынчы традицион районара өстәл теннисы ярышлары үткәрелде. Ярышта барлыгы 17 команда катнашты. 1998 елгы егетләр һәм аннан яшьрәкләр арасында 1нче урынны Югары Арбаш мәктәбе командасы яулады, 2-3нче урыннарны - Зур Кукмара һәм Сәрдекбаш урта мәктәпләре командалары бүлеште. 2001 елгы кызлар...
    • 14 март 2014 - 04:17
      Салым инспекциясе "Ачык ишекләр көне" үткәрә
      14 һәм 15 мартларда Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" акциясен үткәрә. Әлеге чарада 2013 елгы декларация кампаниясе белән тулырак танышырга һәм физик затларның табышыннан алына торган салымнар буенча декларация (3-НДФЛ) тутыру турында практик киңәшләр алырга мөмкин булачак....
    Реклама