Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 13 март 2014 яңалыклары

    • 13 март 2014 - 12:25
      Арзан чакта “Хезмәт даны”на язылып кал!
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Хезмәт даны" газетасына агымдагы елның икенче яртысы өчен 31 мартка кадәр бүген гамәлдә булган бәядән (300 сум) язылып калырга чакырабыз. Аннан соң бәяләрнең артуы ихтимал. "Хезмәт даны"н өйләренә алдыручылар район тормышы белән генә түгел, "Атна вакыйгалары" кушымтасы аша республика хәбәрләре белән дә танышып бара алачаклар.
      527
      0
      0
    • 13 март 2014 - 11:23
      Зур Сәрдек гимназиясендә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды (+фото)
      Зур Сәрдек гиназиясендә "Урта һәм югары белем бирү системасында туган телләрне укыту теориясе һәм практикасы: хәзерге торышы, проблемалар һәм бурычлар" дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференция Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм укыту методикасы...
      512
      0
      0
    • 13 март 2014 - 10:30
      15 мартта Кукмарада "Кыш озату" була
      15 мартта поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Кыш озату" бәйрәме үткәрелә. Башлана 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез! фото: http://region4.by/node/10315
      514
      0
      0
    • 13 март 2014 - 09:38
      Кукмарада Нурминкә һәм Оштырма елгаларының чисталыгы тикшерелде
      Нурминкә һәм чистарту корылмаларыннан сулар агып төшә торган Оштырма елгаларының чисталыгы тикшерелде, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең махсуслашкан инспекциясе җитәкчесе урынбасары Наил Галиев. Лаборатор тикшерү өчен су чистарту корылмалары янында, алардан өстәрәк һәм астарак урыннарда алынган. Тикшерүләр ике елгада да суның тиешле...
      415
      0
      0
    • 13 март 2014 - 08:26
      Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен Кукмарада ике урында "Ышаныч тартмасы" куелды
      Коррупциягә каршы дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, коррупция фактларын ачыклау өчен шартлар тудыру һәм коррупцион күренешләр турында мәгълүмат алу максатыннан район башлыгы "Ышаныч тартмасы" эше турындагы кагыйдәнамәне раслады. Әлеге тартмалар район Советы бинасы фойесында һәм үзәк район дәваханәсендә урнаштырылды. Аларга коррупция фактлары турындагы хат салып калдырырга мөмкин. Әгәр сездә андый мәгълүмат...
      482
      0
      0
    • 13 март 2014 - 07:15
      Якын киләчәктә электрон паспортка күчәчәкбез
      2018 елга россиялеләрнең күпчелеге электрон паспортка күчәр дип көтелә. Яңа төр документ киләсе елдан бирелә башлаячак. Бу хакта федераль миграция хезмәте коллегиясе утырышында Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никофоров белдерде. Яңа паспортка күчкәннән соң,халык электрон дәүләт хезмәтләреннән дә ешрак файдалана башлар, 2018 елга мондыйлар 70 процентка җитәр дип...
      422
      0
      0
    • 13 март 2014 - 06:30
      Вахитов исемендәге хуҗалыкта узган республика семинарында нәсел эше белән шөгыльләнүчеләр катнашты (+фото)
      Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык базасында районнарның селекция-нәсел хезмәте, нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре катнашында республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда Татарстан республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, республика нәсел эше идарәсе җитәкчесе Илсур Закиров, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты. Кунаклар Вахит терлекчелек...
      424
      0
      0
    • 13 март 2014 - 05:21
      Район башлыгы Югары Өскебаш һәм Битләнгердә яшәүче тыл ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котлады (+фото)
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тыл ветераннарын - Югары Өскебаш авылында яшәүче Зәйнәп Шәрәпова һәм Битләнгердән Мәймүнә Гарипованы 90 яшьлек юбилейлары белән тәбрикләп, аларга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы...
      474
      0
      0
    • 13 март 2014 - 04:17
      Язгы кыр эшләрендә катнашучыларны хезмәт куркынычсызлыгы буенча укыталар
      Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белгечләрне, язгы кыр эшләрен оештыруда җаваплы кадрларны хезмәт куркынычсызлыгы буенча укыту башланды. Хезмәтне саклау кагыйдәләренең дөрес үтәлмәве, техникадан файдалануда саклык чараларының күрелмәве нәтиҗәсендә ел саен кыр эшләре вакытында имгәнү очраклары күзәтелә. Шуңа юл куймас өчен барлык механизаторлар эш алдыннан хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үтәргә,...
      495
      0
      0
    Реклама