Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 11 март 2014 яңалыклары

    • 11 март 2014 - 12:41
      Каенсар клубында күпсанлы шигырьләр авторы Шаһидулла Мотыйгуллинның иҗат кичәсе узды
      Каенсар авылы клубында әлеге авылда яшәүче Шаһидулла Мотыйгуллинга 60 яшь тулу уңаеннан "Илһам килгән чак иде" дигән иҗат кичәсе үткәрелде. Кичәдә автор башкаруында үзе язган шигырьләр яңгырады, авыл үзешчәннәре катнашында җырлар-биюләр башкарылды. Кичә ахырында юбилярга авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтахов, туганнары, якыннары истәлек бүләкләре тапшырдылар. фото: http://ptzonline.ru/seolib/alltopics/page84
    • 11 март 2014 - 11:30
      Якташыбызны “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем алуы белән котлыйбыз
      Милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры, якташыбыз Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызына "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелде.
    • 11 март 2014 - 10:39
      Январь-февральдә Кукмарада 157 авария булган
      Агымдагы елның әле ике генә ае узып китсә дә, Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтләренең саны инде 157гә җиткән. Бәхеткә каршы, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. -Бәхетсезлек очракларының күбесе автомобиль руле артына утыручыларның тиешле тизлекне сакламау, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга, - диләр ЮХИДИ инспекторлары. - Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм...
    • 11 март 2014 - 09:37
      “Хезмәт даны” газетасының редакция коллективы зур югалту кичерде
      Утыз елдан артык гомерен район газетасына багышлаган талантлы журналист, тәрҗемә буенча мөхәррир урынбасары Әнәс Кавый улы Әхмәдиев вафат булды. Беренче карашка артык җитди, кырыс карашлы күренсә дә, беркайчан да авыр сүз әйтми торган, киресенчә, күңелне үсендерергә тырышкан, ярдәмчел, гаять нечкә күңелле зат иде ул. Күпкырлы гыйлемгә ия булуын әйткән дә...
    • 11 март 2014 - 07:16
      “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар
      Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты. Урта Комар мәдәният йорты директоры, "Зәнгәри" удмурт фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Петрова "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә республикада җиңү яулады. "Хатын-кыз - ел үрнәге"ндә конкурсның финалына узган Рәдүлә Ситдиковага кыйммәтле бүләк...
    • 11 март 2014 - 06:00
      14 мартта район Советының чираттагы сессиясе була
      Район Советы Президиумы район Советының утыз дүртенче сессиясен 14 мартта 9 сәгатьтә чакыру турында карар кабул итте. Сессия район Советының утырышлар залында үтәчәк һәм, 2013 елгы район бюджетының үтәлеше турында хисап тыңланып, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: район Советының "Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга...
    • 11 март 2014 - 05:03
      Кукмараның “Voilok-fashion” студиясе проекты республикада җиңү яулады (+фото)
      Казанның теннис академиясендә республика яшьләр форумының финалы узды. Финалга 56 проект чыккан иде. Җиңүчеләр арасында Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Voilok-fashion" студиясе дә бар. Ләйлә Низамова җтәкчелегендәге проект "Рухлану" номинациясендә җиңү яулады.
    • 11 март 2014 - 04:08
      Кукмара тегү фабрикасы киемнәренә сорау зур
      Агач күрке яфрак белән, кеше күрке кием белән, дигән әйтем бар. Килешле, матур киемнәр кешене бизәп кенә калмый, кәефен күтәрә, үзен ышанычлы тотарга ярдәм итә. Моның белән без зур төгәллек, сабырлык, зәвыклылык сорый торган һөнәр ияләренә - тегүчеләргә рәхмәтле. Кукмара тегү фабрикасының 4 агымында хезмәт куючы Тамара Андряшина нәкъ менә...
    Реклама