Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 7 март 2014 яңалыклары

    • 7 март 2014 - 12:32
      “Тылсым”да өлкәннәр өчен өч атналык ял итү оештырылды
      "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар Әфган сугышы ветераннары өчен өч атналык ял итү оештырылды. Биредә тернәкләнүчеләргә Әсән-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт оештырылды, Римма Гатауллина иҗаты буенча күргәзмә эшләнде, төрле мастер-класслар, тернәкләнү дәресләре уздырылды. фото: http://gifts.wikimart.ru/certificate/model/379404/podarochnyj_sertifikat_dajte_v_ruki_mne_garmon/
    • 7 март 2014 - 11:32
      Цирк киткән, клоуннары калган...
      Моннан ике ел элек республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, кешеләр калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: гариза калдырырга теләүче кеше uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән булырга тиеш. Системаның эшләү...
    • 7 март 2014 - 10:32
      Кукмарада “Ел тәрбиячесе” билгеле булды
      Поселокның "Кыңгырау" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2014" республика конкурсының район туры узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга поселокның "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Мостафина чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә "Кыңгырау" балалар бакчасыннан Рузилә Гыйльметдинова, "Каенкай"дан Наталья Яковлевалар бүлеште.
    • 7 март 2014 - 09:06
      “Җиңү көнен Варшавада каршыладык”, - ди Кукмарада яшәүче сугыш ветераны Әрхәми Миннемуллин
      Бөек Ватан сугышы еллары ерагайганнан-ерагая барса да, Купка авылында туып, Кукмарада яшәүче ветеран Әрхәми абый Миннемуллинның хәтереннән берни җуелмаган. Онытырлыкмени ул көннәр? Тик зарлану, үзен кызгану сизелмәде аның сүзләрендә. "Барысы да җиңү өчен" дип үлле-мәлле тырышкан буын вәкиле бит ул. -Гаиләдә өч малай идек, мин - уртанчысы. Әти дөньядан иртә...
    • 7 март 2014 - 06:38
      Кукмара полициясе билгесез югалган ир-атны эзли
      Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Кукмара поселогы, Җәлилчеләр урамы, 4 йорт адресы буенча яшәгән 50 яшьлек Габделбәров Илһам Әхмәтҗан улын эзлиләр. Аерым билгеләре: төс-кыяфәткә 40 яшьләр тирәсендә, буе 170 сантиметр тирәсендә, гәүдә төзелеше ябык, җилкәләре вертикаль, йөзе овал формасында, европа тибында, күзләре көрән, борын өстендә маңгаена...
    • 7 март 2014 - 06:00
      “Кукмара кышы”нда катнашучыларны сәнгатькә мәхәббәт берләштерә
      Сәхнәгә чыгучыларның барысы да мактау сүзләренә лаек иде. Конкурсантлар заманча эстрада җырларын гына түгел, моңлы, инде онытылып баручы татар халык көйләрен дә шул дәрәҗәдә оста итеп башкардылар ки, хәтта залда урын алган өлкәннәрнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Бер мизгелгә генә булса да яшьлекләренә алып кайткан җырчыларга рәхмәтләре чиксез иде аларның....
    • 7 март 2014 - 04:05
      Семинар-киңәшмәдә әсәнбашлыларның кыр эшләре хәзерлегенә уңай бәя бирелде (+фото)
      Язгы кыр эшләренә хәзерлек бүген авыл хуҗалыгында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чөнки кыр эшләре башланырга күп дигәндә ай ярым вакыт калып бара. Район хуҗалыкларында 480 трактор булса, шуның 60 проценты инде төзекләндерелгән, әле 71 трактор ремонт көтә. Бу эшне аеруча агрофирмаларда тизләтергә кирәк. Ә авыл хуҗалыгы машиналарының инде...
    Реклама