Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Цирк киткән, клоуннары калган...

Моннан ике ел элек республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, кешеләр калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: гариза калдырырга теләүче кеше uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән булырга тиеш. Системаның эшләү...

Моннан ике ел элек республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, кешеләр калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: гариза калдырырга теләүче кеше uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән булырга тиеш.

Системаның эшләү статистикасы белән һәрдаим танышып барырга мөмкин. 27 февральгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, "Халык контроле"нә Татарстан буенча 20 меңгә якын хәбәр алынган. Безнең районнан исә 88 хәбәр теркәлеп, шуларга 515 кеше "ошый" тамгасын куйган. Район халкын борчыган мәсьәләләр булып юл хәрәкәтен оештыру (37 гариза), территорияне төзекләндерү (28 гариза), тышкы реклама кагыйдәләрен бозу (17 гариза), чүплекләр мәсьәләсе (2 гариза), кәрәзле телефон элемтәсе (3 гариза) тора.

Ут баганаларына, үсеп утыручы агачларга беркетелгән реклама щитлары, белдерүләр хакында бер көн эчендә биш хәбәр теркәлгән. Әйе, чыннан да, үз товарларын рекламалау өчен ниләр генә уйлап тапмыйлар бит хәзер. Күпкатлы йортларның подъезд ишекләренә, автобус тукталышларына ябыштыру, почта әрҗәләренә күпләп салып китү, тәрәзә төпләренә куеп калдыру дисеңме... Берсеннән-берсе яхшы, төсле кәгазьләргә ясалган белдерүләр, җил белән таралып, тирә-юньне пычрата, чүплекләр хасил итә. Цирк киткән, ә клоуннары калган, дип яза бер кукмаралы. Фоторәсемнән күренгәнчә, юл кырындагы баганага эленгән белдерү афишасының бер чите төшеп үк тора, көчлерәк җил-буранда хәзер очып китәр кебек ул. Тиеш булмаган урыннарга реклама кәгазе ябыштыручыларга закон буенча административ җаваплылык та каралган. Бушлай сырның тәбәдә генә булуын истә тотып, кулыгызга җилем алганчы иң элек штраф хакында да уйлау комачау итмәс.

Кукмарада рекламалар белән бәйле булган гаризаларның тугызы инде "чишелгән", берсенә "планлаштырылган" статусы бирелгән, җидесе әлегә хәл ителү процессында.

14 февральдә берәү поселок урамында иртәнге сәгать җидедә караңгы булу, утларның иртә сүндерелүе хакында хәбәр иткән булган, фоторәсем дә элгән. Әлеге сорауга район Башкарма комитеты мондый җавап юллаган: "Урам утлары автомат рәвештә көн яктылыгы белән бәйле рәвештә үзеннән-үзе янып-сүндерелә".

"Халык контроле" системасында шулай ук юлларның тиешенчә кардан чистартылмавыннан зарланучылар, Пугачев һәм Ленин урамнары киселешендә чыгу юлында "Җәяүлеләр юлы" билгесе куярга кирәклеген сорап язган, киосклар белән бәйле хәбәрләр дә бар.

-Системадагы категорияләрнең барысы да ведомстволарга беркетелгән. Алар гаризаларның чишелеше өчен җавап бирәләр. Кукмара районы буенча булган хәбәрләр район Башкарма комитетына юллана. Без исә үз чиратыбызда хәбәрләргә җаваплар әзерлибез һәм фоторәсемнәр белән системага урнаштырабыз, - ди район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Алмаз Фатыйхов. - Гаризаларның барысын да үзвакытында хәл итәргә тырышабыз, авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, поселок башкарма комитеты да һәр сорау-тәкъдимнең үтәлешен контрольдә тота.

Халык фикере:

Мәдинә ӘХМӘТОВА, 74 яшь:

-Без яшь вакытта да "Халык контроле" бар иде ул. Берничә кешедән комиссия төзеп, азык-төлек кибетләрен тикшерергә баруыбыз хәтердә калган. Читтән бернинди азык-төлек кертелмәсә дә, һәрнәрсә халык контролендә булды. "Халык контроле" системасы да халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен төзелгәндер, дип беләм.

фото: http://visual-news.ru/page/2285/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk