Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 3 март 2014 яңалыклары

    • 3 март 2014 - 17:49
      Вахит авылында Илмир Корбанов истәлегенә волейбол ярышы узды (+фото)
      Вахит авылының "Батыр" спорткомплексында авылның уңган, тырыш егете булган Илмир Корбанов истәлегенә район күләмендә волейбол ярышы узды. Әлеге бәйге иганәчеләр, Илмирның дуслары, туганнары, Вахит авылы яшьләре ярдәме белән үтте. Спорт бәйрәме бер минут тынлык белән башланды. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, Вахит авылы тренеры Раниф Сәмигуллиннар катнашучыларга үзләренең изге теләкләрен...
    • 3 март 2014 - 11:26
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин сугыш ветераны Миннәхмәт Минһаҗевны юбилее белән котлады
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Кукмараның Майский урамында яшәүче сугыш ветераны Миннәхмәт Минһаҗевны 90 яшьлек юбилее белән котлап, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды. Шулай ук поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да юбилярга...
    • 3 март 2014 - 10:10
      Лубянда "Урман чаңгысы-2014" дүртенче кышкы спартакиада узды (+фото)
      Әлеге спорт бәйрәмендә республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, яшь урманчылар, студентлар, мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче укучылар көч сынашты. Чаңгычыларны һәм волейболчыларны тәбрикләргә Татарстан республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде. "Урман чаңгысы - 2014" турында язма белән "Хезмәт даны"...
    • 3 март 2014 - 09:07
      Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакта башкарылган эшләр, хәл ителәсе бурычлар турында сөйләшенде. Авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләренә хәзерлек бара. Терлекчелектә кышлату чорын нәтиҗәле үткәрү, продукция җитештерүне арттыру өчен барлык мөмкинлекләрне барларга кирәк. Бүгенге көндә район хуҗалыклары, агрофирмалар дәүләткә 142 тонна сөт сата, 50 тонна сөт шәхси...
    • 3 март 2014 - 07:30
      Югары Чура авылы балалар бакчасында спартакиада узды (+фото)
      Югары Чура авылының "Салават күпере" балалар бакчасында кышкы спартакиада үтте. Әти-әниләр балалар белән бергәләп аркан тартышу, кул көрәше, "Күңелле стартлар" уенында катнаштылар. Спорт бәйрәменең соңында җиңүчеләр билгеләнде, һәркем кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды. Спартакиаданы балалар бакчасы мөдире Людмила Алексеева, тәрбиячеләр Лариса Архипова, Светлана Осипова, Азалия Игушиналар оештырды. Әти-әниләрнең бакча...
    • 3 март 2014 - 06:30
      Туембаш мәктәбендә өч буын вәкилләре очрашты
      Кышның соңгы ае төрле даталарга, бәйрәмнәргә бай. Әйтик, февральдә барлык уку йортларында да мәктәпне элеккеге елларда тәмамлаган укучыларның очрашулары уза. Күптән түгел ярты гасырлык тарихы булган Туембаш мәктәбендә дә өч буын вәкилләре очрашты. -Узган ел ясалган капиталь ремонттан соң мәктәбебез хәзер икенче яшьлеген кичерә. Ремонт вакытында түбәне дә алмаштырган идек,...
    • 3 март 2014 - 05:27
      Иске Оча авылында яшәүче тыл ветеранының тугыз оныгы, унбер оныкчыгы бар
      Әй, бу гомер дигәннәре - күз сирпеп алганчы уза да китә! Элеккеге "Интернационал" колхозында утыз елдан артык тегермәнче булып эшләгән, үзенең тырыш хезмәте белән җирлек халкын, авылдашларын сөендергән Павел ага Афанасьев та шушы көннәрдә тугызынчы дистәне тутырган. Сугыш китергән михнәтләр, ачлы-туклы тормышта яшәү, көнне-төнгә ялгап кырда, заводта эшләү тыл ветеранының...
    • 3 март 2014 - 04:19
      Районның социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен концертлар оештырыла
      Мәдәният ел кысаларында "Җырымда юатырмын" дип исемләнгән концертларыбыз дәвам итә, - дип хәбәр итте социаль тернәкләндерү бүлеге җитәкчесе Рузалия Яппарова. - Авыл мәдәният йортлары белән берлектә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен бәйрәм оештырабыз. Бу чараның төп максаты: бер-беребезгә якынаеп, аралашып, бердәмләшеп яшәү, үткән истәлекле,...
    Реклама