Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 21 февраль 2014 яңалыклары

    • 21 февраль 2014 - 12:38
      Кукмара районыннан 50ләп ир-егет контракт буенча хезмәт итә
      Армия сүзен ишетүгә, хәрби хезмәт узу яшенә җиткән егетләрнең йөзләре караңгыланып киткәндәй була. Әле ул гынамы - яшьләр арасында туган йорттан, гаилә, дуслардан аерылуны, бер ел буе чит төбәктә яшәп, солдат боткасы белән туклануны куркыныч төш сыман күзаллаучылар да бар. Ә менә контракт нигезендә хәрби хезмәт үтүче Кукмара егетләренең фикерләре...
    • 21 февраль 2014 - 11:34
      Кукмарада районара фәнни-эзләнү эшләр бәйгесе узды
      Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Казан федераль университетының Алабуга институты белән берлектә Зур Кукмара урта мәктәбендә мәшһүр педагог, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган беренче районара фәнни-эзләнү эшләр бәйгесе узды. Әлеге чарада Кукмара, Арча, Балтач районы укучылары катнашты. Ике юнәлештә үткән бәйгенең җиңүчеләре дип Кукмара 3нче мәктәбенең...
    • 21 февраль 2014 - 10:29
      Кукмара аграр көллиятендә әфганчылар истәлегенә мемориаль такта ачылды (+фото)
      Ун ел дәвам иткән Әфган сугышында Янильдәге һөнәри училищеда белем алган 60тан артык егет катнаша. Кызганычка каршы, аларның икесенә - Чишмәбаштан Тәлгать Әхмәтшин һәм Камышлыдан Шамил Касыймовка туган якларына исән-имин кайту насыйп булмый. Әмма аларның исемнәре, батырлыклары онытылмый. Көллият музеенда Әфган каһарманнары турында экспонатлар тупланган. Аларның гаиләләре белән даими элемтәдә...
    • 21 февраль 2014 - 07:55
      21 февральдә РДКда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бушлай концерт була
      21 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зур концерт була. Анда хәрби-патриотик темага җыр һәм нәфис сүз сөйләүчеләр арасында үткәрелгән бәйге лауреатлары катнаша. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
    • 21 февраль 2014 - 06:55
      Казанда “Ягымлы яз – 2014” иҗат фестивале узачак
      Казан мэриясы, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре буенча башкарма комитеты, "Идел" яшьләр үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы башка дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә студентларның "Ягымлы яз-2014" ачык Казан ХХII милли иҗат фестивале игълан итә. Фестиваль 10-15 майларда Казанда узачак. Җиңүчеләр музыкаль, хореография, театр, мода, поэзия юнәлешләре буенча төрле номинацияләрдә билгеләнәчәк,...
    • 21 февраль 2014 - 05:55
      Тәҗрибәле сноубордчылар Кукмараның "Миром" сноуборд-паркын республикада иң яхшыларның берсе дип бәяләделәр
      Кукмарадагы тау чаңгысы базасында сноубордның Бик-Эйр (трамплиннан сикерү) дисциплинасы буенча үткән ярышта кукмаралылар гына түгел, Әлмәт, Казан, Нократ Аланы спорт сөючеләре дә катнашты. Россиянең күп кенә сноу-паркларында булган тәҗрибәле сноубордчылар Кукмараның "Миром" сноуборд-паркын республикада иң яхшыларының берсе дип бәяләделәр. Биредә тагын да масштаблырак турнирларны үткәрергә мөмкин дигән фикерне җиткерделәр. фото:...
    • 21 февраль 2014 - 04:55
      Әфганчылар “Корстон”да узган тантанада катнашып кайтты
      Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу үзәгендә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышлап, тантаналы чара уздырылды. Әлеге чарага безнең районнан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева җитәкчелегендәге әфганчылар делегациясе барды. Әфган сугышын үткән ир-егетләр белән очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан. Тантана зур концерт программасы белән...
    • 21 февраль 2014 - 04:30
      Илебезне "Сочи" итеп ясарга кирәк
      Илдә спорт массакүләм оештырылырга тиеш. Бу шулай булмаганлыктан, Сочида узган Олимпиадада традицион кышкы төрләрдә - чаңгы, биатлон, хәтта хоккейда да күрсәткечләр мактанырлык түгел. Безнең илдә, югыйсә, кар ел дәвамында бар, ә кышкы төрләрдә сүлпәнлек күрсәтелде. Олимпиада узганнан соң, авыл яшьләренә игътибар артыр дип өметләнәм. Бөтен илебезне "Сочи" итеп ясарга кирәк,...
    Реклама