Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 18 февраль 2014 яңалыклары

    • 18 февраль 2014 - 12:37
      Кукмарада "Каскад-М" кубогына хоккей ярышы була
      22 февральда "Олимп" боз сараенда "Каскад-М" кубогына ир-атлар арасында шайбалы хоккей буенча турнир узачак. Чараның тантаналы ачышы 9 сәгать 30 минутта башлана.
      452
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 11:39
      Кызыл таракан кыйссасы (хикәя)
      Әти-әниемнең якты истәлегенә багышлыйм Тәүхидә карчык бүген йокысыннан бик иртә уянды. Кичтән авылдагы сеңлесе белән телефоннан сөйләшкәннәр иде. Әллә шуңамы икән, моннан бик күп еллар элек мәрхүм булган әтисен төшендә күрде. Ап-ачык итеп күрде: елмаеп торган күгелҗем күзле, чәчләренә генә түгел, кашларына да чал төшкән әтисе аңа көлемсерәп карый, нидер...
      1047
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 09:51
      Сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара фестивальдә җиңү яулады
      Казанда балалар һәм яшүсмерләрнең "Талантлар канатында" дигән Халыкара фестивале узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Тимур Гаптелганиев, Ильяс Хаҗиев, Илһам Хөсәенов, Максим Аблаев, Эльмир Шәфигуллиннар бәйгедән өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайттылар. Музыка бүлеге укучысы Илһам Хөсәенов "Соло-саксофон" номинациясендә беренче дәрәҗә дипломант булды. фото: http://samosveti.ru/sobitia2.htm
      445
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 08:51
      Кукмара районының 35 авылында кибет юк
      Районда булган эшмәкәрләрнең яртысыннан күбрәге сәүдә өлкәсендә узган ел 2 миллиард 534 миллион сумлык хезмәт күрсәткән. Ләкин әле 35 авылда кибетләр юк, аларда күчмә сәүдә оештырыла, бу максатларда райпога ике махсус машина бирәчәкләр. фото: http://novved.ru/ves-nomer.html?year=2013&month=10&day=9&start=10
      432
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 07:30
      Игорь Грачев: Әфган сугышында катнашкан кукмаралылар еш очрашып торалар
      1979 елда әфган халкына ярдәм итү максатыннан совет гаскәрләренең Әфганстанга кертелүе турында карар кабул ителде. Ул чакта 18 яшьлек егетләр илебез чикләрен саклыйбыз, хәрби бурычыбызны үтибез дип сугышка керде. Кан коюлар ун ел буе барганнан соң, совет гаскәрләрен бу илдән чыгара башлыйлар. Быел бу вакыйганың 25 еллыгын билгеләп уздылар. Вакыт...
      527
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 06:46
      Түләнмәгән штрафлар өчен мең сумнан башлап башкару җыемы алына
      Шактыйдан бирле җыелып, түләнелмичә килгән штраф, салымнар һәм башкалар өчен көннәрдән-беркөнне суд алдына килеп басарга туры киләчәген күпләр белсә дә, "Әйдә, түләнелер әле", - дигән сылтау белән тиешле срокларның узып киткәнен сизми дә калалар. Мондыйларга быел "итәк-чабуларын" җыеп йөртергә туры киләчәк. Чөнки моңа кадәр суд приставлары кулына төшкән әҗәтләреңә өстәп,...
      450
      0
      0
    • 18 февраль 2014 - 04:54
      Кукмара аграр көллиятендә узган чыгарылыш кичәсендә 40 егет диплом алды
      Кукмара аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе булды. Яңа стандартлар буенча белем алган ике төркемдәге, 40 егеткә автомеханик, тракторчы-машинист дипломнары тапшырылды. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап килгән райондашларыбыз (арада берсе генә Саба районыннан) биредә 2,5 ел белем алдылар. фото: http://www.myprof.ru/ru/edu/
      527
      0
      0
    Реклама