Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кызыл таракан кыйссасы (хикәя)

Әти-әниемнең якты истәлегенә багышлыйм Тәүхидә карчык бүген йокысыннан бик иртә уянды. Кичтән авылдагы сеңлесе белән телефоннан сөйләшкәннәр иде. Әллә шуңамы икән, моннан бик күп еллар элек мәрхүм булган әтисен төшендә күрде. Ап-ачык итеп күрде: елмаеп торган күгелҗем күзле, чәчләренә генә түгел, кашларына да чал төшкән әтисе аңа көлемсерәп карый, нидер...

Әти-әниемнең якты истәлегенә багышлыйм

Тәүхидә карчык бүген йокысыннан бик иртә уянды. Кичтән авылдагы сеңлесе белән телефоннан сөйләшкәннәр иде. Әллә шуңамы икән, моннан бик күп еллар элек мәрхүм булган әтисен төшендә күрде. Ап-ачык итеп күрде: елмаеп торган күгелҗем күзле, чәчләренә генә түгел, кашларына да чал төшкән әтисе аңа көлемсерәп карый, нидер әйтә иде. Төшенең шул урында өзелүенә риза булмыйча, ул яңадан күзләрен йомды. Йокымсырап кына киткән иде, тагын әллә нинди әкәмәтләр күз алдына килә башлады: авылдагы өйләренең стена ярыгыннан күзләрен елтыратып, мыекларын селкеткәләп кызыл таракан карап тора. Бу галәмәткә йокысы тәмам ачылды. Әтисе нәрсә әйтергә теләде икән, бу тараканы тагын төшенә ник керде!? Сорауларга уралып, ул урыныннан торды, тәрәзәгә күз салды. Кояш чыгып килә икән инде. Әллә өйдә тараканнар барлыкка килгәнме? Башына килгән шул уйдан ул дерт итеп китте. Берәр җирдән таракан ияртеп кайтсаң харап бит! Тиз генә бөтен җирне карап чыкты, бер очтан юыну бүлмәсен дә тикшерде. Шикләнерлек нәрсә күренмәгәч, бераз тынычлангандай булды. Бит-кулын юып, плитәгә чәйнеген куеп җибәрде. Ире Басыйрны уятып, кызлары эшкә киткәнче, оныклары янына җибәрергә кирәк. Оныклары дигәч тә, әби-бабасына, әти-әнисенә бердәнбер бала инде ул. Анысын да бик-бик тырышып, күп акчалар чыгарып кына алып кайттылар. Уллары Камил дә никтер яңадан өйләнергә ашыкмый. Моннан ун ел элек бик зурлап туйлар ясап өйләндергәннәр иде дә, тормышлары барып чыкмады. Милициядә эшләгән килен бәбәй карап ятарга, бием-биата янында яшәргә теләмәде, ахрысы. Матур гына яшәп яткан җирдән: "Сүгенә дә, ачулана да белмисең", - дип чыкты да китте. Аңламассың хәзерге яшьләрне: тәмәке тартмый, аракы эчми торган акыллы ир түгел, акчалысы кирәк булды бугай. Дөнья да, рухи кыйммәтләр дә үзгәрде шул, үзгәрде. Улы хәзер әнә ике катлы коттедж җиткерде. Ярый әле, үзе тагын, хатын китте дип, азып-тузып йөрмәде, тәүфыйгын югалтмады.

Карчыгындагы үзгәрешләрне сизсә дә, Басыйр абзый төпченеп тормады: илле ел бергә гомер иткән карчыгының холкын бик яхшы белә ул. Кирәксенсә, үзе сөйләр әле дип уйлады да, чәен эчеп бетергәч киенеп, балаларына китте.

Тәүхидә карчык үз уйлары белән тагын ялгыз калды. Төше исеннән чыкмады, таракан күз алдыннан китмәде. Ахырдан түзмәде, бар эшен ташлап, гаилә альбомын алып, өстәл янына килеп утырды. Карточкалар арасында аның өчен, алай гына да түгел, Габдрахман балаларының барысы өчен дә үтә кадерле бер рәсем бар. Сугыш бетеп, ике ел үткәч төшкәннәр иде алар, Тәүхидә бик ачык хәтерли аны. Әллә нинди әкәмәт тә озын мыеклы, авыл кешесенә бер дә охшамаган бер абзый килде дә, күрше Гайшә апаларына теләгән кешене чакырып карточкага төшерде. Әтисе, абыйсы, дәү апасы басып төшкәннәр, алма апасы белән ул әнисенең ике ягында, әнисенең алдында - кечкенә сеңлесе.

Тәүхидә карчык бөтенләй истәлекләргә бирелде, балачагына кайтып китте. Урман буена утырган елгасыз бу авылга алар сугыш башланырга бер ел кала Балтачтан күчеп килделәр. Хәдичә нәнәләренең улы - Солтангали абыйлары машинага төяп алып кайтты аларны. "Урман якын, мал асрарга да була", - дип уйлашканнардыр инде. Әтиләре бик кирәкле кеше иде шул, "ат духтыры" дип йөртәләр иде аны. Яман да шәп бер айгырны "РКК атын" карады ул. Балалар күрше Гайшә апаларына ияреп җиләккә, чикләвеккә йөрделәр. Тормышлары матур, түгәрәк булыр кебек иде дә бит, сугыш бөтенесен зил-зәбәр китерде дә куйды. Ни телефон, ни радио булмаса да, сугыш хәбәре көне-сәгате белән килеп иреште авылга. Зур кешеләрнең авыз күтәреп, дөнья бетереп елауларының сәбәбен аңлый алмады аның бәләкәй йөрәге. Олы кешеләрнең дә, бала-чагаларның да сугышканнарын күргәне бар иде инде аның. Күрше кызы Мәрьям белән үзе дә курчак өчен сугышты бит әле ул. Дәү апасы: "Сеңлем, үзеңнән кечкенәләргә кул күтәрергә, сугышырга ярамый. Әти белсә - яратмас", - дигән иде. Сугыш башлаучы кешеләр, болай булгач, бик кечкенә кешеләр инде. Елап торасы да юк, әнә әтиләре ничек көчле, җыелышып барырлар да селтәп атарлар. Галимҗан бабай күрше абзыен селтәп аткан шикелле. Бу фикерен абыйсына да әйтеп карады ул, тик җавап кына ишетмәде. Күзләре кызарган иде аның, әллә ул да елаган инде!?

Кычытканлы, салкын өйле сугыш еллары әнә шулай башланып китте. Авылга алар телендә сөйләшми торган әллә нинди кешеләрне китереп тутырдылар. Сугыш барган яклардан килгәннәр икән... Бер-берсен аңламасалар да, рәхәтләнделәр балалар уйнап.

Башта ат, аннары әтиләре сугышка китеп барды. Көз артыннан кыш килеп җитте. Алар гаиләсе тагын бер кешегә артты. Әниләре чишмәгә суга төшкән җирдән бер елак кыз алып кайтты. Аны карашырга дип, Балтачтан Хәдичә нәнәләре килде. Елак булса да, үсте тагын үзе. Кулын рәсемгә төшереп, әтиләренә хат салдылар. Тәүхидә дә кулын куйган иде, абыйсы: "Дәү үскән кызларның кулы сыймый хатка", - дигәч туктады, почмак якка кереп, шыпырт кына елап алды да, курчаклары янына китте. Әтисеннән килгән җавап хатын абыйлары укып күрсәтте. "Ул бала бәхетле булса, исән-сау кайтырмын", - дип язган иде ул. (Монысын Тәүхидә оныткан да иде инде, Хәдичә нәнәләре кунакка килгәч искә төшерде). Сеңлесенә пешергән манный боткасы болгаткан калакны нәнәсе кайвакытта Тәүхидәгә яларга бирә иде. Тәме әле дә авызында тора кебек. Җәйгә чыккач, нәнәләрен кызы - Зөлхибә апалары килеп алды: сугышка китәсе икән. Ул китеп, озак та тормады, Тәүхидә яшендәге зур корсаклы, камыт аяклы бер кызны - әнисенең энесенең кызын китереп куйдылар. Бергәләп акбаш тамырлары, песи борчаклары җыеп ашадылар алар. Сугыш ягыннан килгән кызларны да өйрәттеләр. Тик Гарифәбану (олы корсаклы кызның исеме шулай иде) кышкы якта үлеп тә китте. И курыкты да инде Тәүхидә сәкедә йокларга. Берара күршегә -Гайшә апасына кереп, аның кызы Рәйсә белән бергә йоклады. Озакламый сугыш алдыннан гына туган сеңелләре дә Гарифәбану артыннан китеп барды... Әтиләренең яраланган хәбәре килде. Тозлары да бетте, ашарга да кеше саен көненә ике-өч бәрәңге...

Гаиләсенең хәлләрен ерактан күреп торган диярсең, әтиләреннән хат килеп төште. Бу хаттагы юлларның мәгънәсен бик аңлап бетермәсә дә, эчтәлеген яхшы хәтерләп калды ул. Ашарга яраклы әйбер турында язылган иде шул анда. "Чормада кипкән тире булыр: почмакка элеп куйган үгез тиресе. Шуны алып төшеп, әйбәтләп кыркыгыз, кул яссуы итеп телегез. Аннары йонын өтәләп, суга салып пешерегез". Шулай эшләделәр дә. Тик тозсыз тире шулпасының бер дә тәмен тапмадылар. Ярый әле, дәү апасы белән абыйсы бар. Сугышка кадәр тоз сакланган зур агач кушманы алып керделәр дә шакмаклап кискәләделәр. Көн саен ашка шуны салып пешерделәр. Пычкыдан төшкән чүбен (опилканы) да әрәм итмәделәр, чүпрәккә тутырып бәйләп, анысын да ашка салдылар. Аш дигәч тә, анда нәрсәләр салынганын Тәүхидә бик хәтерләми дә инде. Барлык эш дәү апасы белән абыйсы өстендә. Әниләре көне-төне атлар янында кәнүшнидә булды.

Ә таракан? Төшкә кергән таракан тагын исенә килеп төште. Әтисен сугыштан кайтарган теге таракан бит ул, әйе, әйе, югары оч тараканы! Уйлары аны яңадан сугыш имгәткән балачагына алып китте. Көзге як иде. Тәүхидә, апалары өйдә булудан файдаланып, югары очка Гәүһәр янына уйнарга менеп китте. Алар әниләре белән икесе генә яшиләр. Бәрәңгене дә әрчеп пешерәләр, ипиләре дә булгалый. Бәрәңге кабыгын Тәүхидәләргә бирәләр. Дөрес, бөтенләй үк бушка түгел. Абыйсы белән апалары яз көне бакча казыйлар, кышын абзардан тирес чыгаралар. Гәүһәр кайчакта печтек кенә итеп ипиен дә сындырып каптыра. Андый көннәрдә Тәүхидә үзен күкнең җиденче катында кебек хис итә. Бер чеметем ипине тиз генә йотып җибәрми, авызында тәмен озакка калдырырга теләп, суырып кына тора. Ипи турында уйлап, суык җилне дә сизмичә, Гәүһәрләр ишегенә килеп җитте кыз. Тик ишек бикле булып чыкты. Күрше өйдән бер апа килеп чыкты да аны үзләренә чакырды. Үзенә яшьтәш булган әлеге кыз-апаның белән әллә нигә бер урамда уйнаса да, исемен белми иде әле. Шулай итеп, авылның иң югары очында ук яшәүче Сәлимә белән дуслашып киттеләр алар. Аларда таракан бик күп иде шул. Өстәлдә дә, стенада да, түшәмдә дә таракан. Әле дә хәтерендә: беренче күргәч тә, исе-акылы китеп карап торды ул аларга. Шулкадәрле күп булып каян җыелганнар, түшәмнән ничек егылып төшмиләр? Үзе дә сизмәстән кычкырып бирелгән бу сораудан Сәлимә дә, әнисе Бикә апа да рәхәтләнеп көлгәннәр иде. Тәүхидә, сеңлесен ияртеп, Сәлимәләргә уйнарга менә торган булып китте. Ә бер менүендә, ул көнне Тәүхидә үзе генә иде, Бикә апасы аның учына ике таракан салды, икенче учы белән каплатып, өйләренә алып кайтырга кушты. "Үскәнем, - диде ул, - әтиеңнең сугыштан кайтуын теләсәң, бу тараканнарны өегезгә алып кайтып җибәр. Әниеңә әйтмә. Берсен генә югалтсаң, яки сытып үтерсәң, әтиең кайтмый, белеп тор". Бик куркыныч сүз әйтте Бикә апа аңа: "Әтиең кайтмый". Әтисе кайтсын өчен, ул барысын да эшләргә әзер иде. Куллары туңуын да тоймыйча, тизрәк өйләренә кайтып китте. Ярый әле, өйдән абыйсы чыгып килә иде, ишекне ничек ачкан булыр иде икән?

- Йөрисең шунда, эшем кешесе кебек, биләмче төенчеге, - дип, иркәләп кенә шелтәләп алды ул. Кулына бөтенләй игътибар итмәде. Инде хәзер апаларына сиздермичә генә тараканны ярыкка җибәрергә кирәк. Тараканнар нәни уч төбен кытыр-кытыр китерәләр, чыдап кына тор. Бәхетенә, апалары аның ягына борылып та карамадылар. Түр яктагы ике тәрәзә арасындагы ярыкка тараканнарны ипләп кенә төшереп җибәргәч, курчагының күлмәге белән каплап та куйгач, бик зур эш эшләгән кебек җиңел сулап куйды кыз. Эһэ, болай булгач, тиздән әтиләре кайтыр, туйганчы ашарлар, өйләре дә җылыныр. Шундый матур уйлар белән йокыга киткән Тәүхидә төшендә әтисен күрде: алдан таракан йөгерә, аның артыннан кулларын селти-селти зур адымнар белән әтисе килә, аркасында зур гына капчыгы да бар. Урман буена җитеп киләләр. "Әти, капчыгыңда нәрсә ул?" - дип кычкырмакчы иде, тавышы чыкмады. Ул арада таракан да, әтисе дә каядыр китеп юк булдылар.

Шул көннән башлап Тәүхидәнең эше артты. Мич бәрәңгесе кабыкларын ярыкка саласы, тараканнарны ашатасы, тәрәзә парыннан җыелган суда юындырасы... Кечкенә сеңлесе өчен бу кызыклы уен кебек иде. Тараканнар әкренләп күбәйделәр, кулга да ияләштеләр.

Көннәрдән бер көнне Тәүхидә бер дә ярамаган куркыныч эш эшләп ташлады. Тараканның югары очтан алып кайтканын - иң зурысын кулына алып, әтисенең тизрәк кайтуын теләп утыра торгач, тәрәзә төбенә башын салган килеш йоклап китүен дә сизми калды ул. Апалары мәктәптән кайтып кергәндә генә уянып китте. Уч төбендәге тараканга шактый зыян килгән иде: бер аягы өзелгән, канаты каерылган. Тәүхидә бик кызганды аны, курчакларын йоклата торган бәләкәй тартмага салып, ашарына да куйды. Тик иртән торуына таракан үлгән иде инде. Үз күзләренә үзе ышанмады кыз, борчылды, елап та алды.

Көннәрдән бер көнне әтиләреннән хат килеп төште. Бер кулы, аягы яраланганын язган, дөресрәге кемгәдер әйтеп яздырган, ахырда җыры да бар иде.

Карурманны чыккан чакта

Сынды камыш таягым,

Ржев шәһәре янында

Калды кулым-аягым.

Өй эчләре белән елашканнар иде алар ул чакта. Аяксыз булуның нәрсә икәнен беләләр: югары очтагы Заһидулла исемле бер егет аяксыз кайткан иде инде.

Тәүхидә бу хәлләргә үзен гаепләде, тараканның үлеме белән әтисенең яралануында бәйләнеш бар кебек тойды аның нәни йөрәге. Бөтенесеннән дә катырак елады, кайгырды, хәтта ашаудан да калды. Тәрәзә төбендә йоклап зәхмәт кагылгандыр дип, әнисе аны, күтәреп, югары очка бер әбигә өшкертергә дә алып менде. Әтисен кайтарасы тараканның үлеменә шулкадәр кайгыруын каян белсен инде алар?!

Ә тараканнарга нәрсә? Олы туганнарының юклыгын сизмәделәр дә, йөгерешеп йөри бирделәр. Биләмәләре дә артты, ике сәрәзә арасына гына сыймый башладылар. Тараканнарны күреп, апалары бик аптырады, Тәүхидә сөйләп бирмичә, серне чишмичә булдыра алмады. Әниләре өйдә югында тараканнарны бергәләшеп тәрбияләделәр.

Әтиләре дә: "Тиздән кайтаралар, аягыма баса башладым" дип хат җибәрде. Озакламый бер кулын муенына асып, аксаклап үзе дә кайтып төште. Бүгенгедәй ап-ачык хәтерли Тәүхидә ул көнне. Гадәттәгечә, әнисе эштә, абыйсы белән апалары мәктәптә укуда иде. Сеңлесе белән икәүләп тараканнарны барлап чыккач, курчак уйнарга гына керешкәннәр иде, ишектән үзе бик тә таныш, үзе ят бер абый килеп керде. Әтисен күңеле белән таныды Тәүхидә, тик, куенына сыенып, "Әтием!" дип муеныннан кочаклап алырга әллә нәрсә генә комачаулады шунда. Ят кешедән куркып качкан сеңлесе артыннан өстәл астына үрмәләде. Әтиләре күпме чакырса да, кызлар урыннарыннан кымшанмадылар, үзен чытырдатып кочаклаган сеңлесеннән аерыла алмады Тәүхидә. Ярый, сеңлесенең бер тапкыр да күргәне юк, ул ятсынсын, курыксын да ди, ә Тәүхидә?! Ел ярым күрмичә торса да, әтисе төшләренә керә иде бит аның, онытмаган иде бит ул аны! Ул арада апалары кайтып керде. Алар җебеп тормады шул, әтиләренең кочагына атылдылар, аннары әниләре янына - кәнүшнигә чаптылар. Тәүхидә бу көнне бик күп тапкырлар күз алдына китереп, күңеленнән кичереп карады, "Шул вакытта әтине кочаклап алган, куенына сынган булсам!" дип үкенгән чаклары күп булды. Хәер, әтиләре аларны һавага чөеп уйната да алмый иде шул әле ул вакытта. Уң як иңбашында кызарып, чокырланып торган яра эзе бар иде.

-Бу төшең нишләде? - дип бирелгән сорауга әтиләре һәрвакыт:

-Мимеч тешләде, - дип җавап бирә килде. Сугыш турында нигәдер әтиләре бер дә сөйләргә яратмады шул. Бары тик бер генә тапкыр, анда да бик кыска гына итеп сөйләде. Танкта снайпер булып йөргән, немец офицерларын гына аткан. Яралангач, танк эзенә төшеп калган. Бер медсестра килеп, шунда ятып торырга кушкан. Тәүлектән артык ятканнан соң табып алганнар, аннан госпиталь... Орден-медальләрен дә саклый белмәделәр, сугыштан соң туган эне-сеңелләре тагып югалтып бетерде.

Әтиләре кайткач, тараканнарның кирәге калмады. Әтиләре ниндидер сасы исле дару белән аларны әкрен-әкрен юкка чыгарды.

Инде ничә еллар Тәүхидәнең күңелен үкенү хисе кимерә. Теге, сугыштан кайтып төшкән көнне әтисенә ничек итеп көтүен, сагынуын, кайтуын теләп тараканнар үрчетүен нигә сөйләп бирмәде икән? Ул көнне булмаса, башка вакытта булмый идеме? Олы башың белән тот та шул бала-чага артыннан өстәл астына кач инде! Эшмени инде ул, җә? Күп тапкырлар үзен шулай битәрләде кыз, тик әтисенә сөйләп кенә бирә алмады. Бүген, иртәгә дип йөри торгач, әтиләре бакыйлыкка күчте. Хәзер инде үкенеп файда юк...

Тәүхидә карчык ипләп кенә урыныннан торды, карточканы кадерләп кенә урынына куйды, бүгенге төшен уйлады. Әтисе кызының уйларын белә, борчылмаска куша кебек тоелды аңа. Көлемсерәп, матур итеп төшенә керде бит!

Юк, болай гамьсезләнеп тыныч кына фатир саклап ятарга ярамас. Авылга кайтып, туганнары белән бергә җыелышып, әти-әниләренең рухына багышлап, Коръән укытырга кирәк. Исән чакта күрешеп, аралашып яшәүгә ни җитә, болай да унау гына калдылар бит инде, бер апасы белән бер энесе мәңгелек йортка күчте. Аллаһы боерса, эне-сеңелләренә таракан турында да сөйләр, рәхәтләнеп бер эчен бушатыр.

Тәүхидә карчык ничектер җиңеләеп калгандай булды, Басыйры кайтканчы, токмач куертып алырга уйлап, эшкә кереште.

фото: http://www.gazetachel.ru/society/detail.php?ID=1436

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk