Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 25 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 25 гыйнвар 2014 - 16:14
      “Башваткыч”та кукмаралылар чыгыш ясады
      Инде Яңа елга кадәр райондашларыбыз телевидениенең "Яңа гасыр" каналыннан баручы "Башваткыч" тапшыруында катнашып кайтканнар иде. Тапшыруның зәңгәр экраннарга чыгуын шактый озак көттек. Берничә атна дәвамында рекламалап торсалар да, никтер, "Башваткыч"та һаман да якташларыбыз күренмәде. Ә бүген исә тапшыруда кукмаралылар чыгыш ясады. Бәйге, район тарихы белән бәйле рәвештә, җанлы, мавыктыргыч һәм...
    • 25 гыйнвар 2014 - 14:14
      Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Салават күпере" берләшмәсенең утырышы узачак
      31 гыйнвар, җомга көнне, Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Хезмәт даны" газетасы редакциясенең "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үткәрелә. Утырышка иҗатның төрле тармаклары - шигырь, хикәя, мәкалә язучы, видео һәм фотога төшерүчеләр, техник иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары, яшьләр, өлкәннәр чакырыла. Башлана 13 сәгать 30 минутта. Рәхим итегез!
    • 25 гыйнвар 2014 - 12:56
      Узган елгы нәтиҗәләр буенча иганәчеләрне хөрмәтләү чарасында кукмаралылар да катнашты
      Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының рәхмәт хатларын һәм иганәчеләр китабының дүртенче томын тапшыру тантанасы булды. 2013 ел нәтиҗәләре буенча иганәчеләрне хөрмәтләү чарасына безнең район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, районның үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Резидә Касыймова, Кукмара киез итек-киез комбинаты генераль директоры Шамил Әхмәтшиннар чакырылды.
    • 25 гыйнвар 2014 - 12:08
      Зур Сәрдек мәдәният йортында "Кукмара кышы" җыр бәйгесенең сайлап алу туры була
      Район мәдәният идарәсе һәм "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда җыр, моң сөючеләр арасында популяр булган, "Кукмара кышы" татар җыры бәйгесе үткәрәләр. Фестиваль-конкурс 3 этаптан тора. 1 этап - сайлап алу турлары. 2 этап - ярымфинал. 3 этап -...
    • 25 гыйнвар 2014 - 11:13
      Кукмара районы быел 23 социаль программада катнаша
      2014 елда республикада 26 социаль программа тормышка ашырыла. Кукмара районы шуларның 23ндә катнаша. Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов программалар үтәлешен 1 сентябрьгә төгәлләү бурычын куйды. Аларның һәрберсе буенча да районда эш алып барыла. фото: http://www.vsluh.ru/tags/1144
    • 25 гыйнвар 2014 - 10:06
      Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин: 2014 елга яхшы старт алдык
      1.Рауил Шәйдәүләтович, агымдагы елның нәтиҗәлелеге үткән елда ирешелгән уңышларга да бәйле. 2013 ел нинди эшләр, күрсәткечләр белән истә калды? -Ул районның күпчелек тармаклары өчен уңышлы булды. Иң зур уңышыбыз - уңай демографик хәл: ел дәвамында 771 бала туды, ә вафат булучылар саны - 671. Барлыгы 456 гаилә теркәлгән, бу алдагы...
    • 25 гыйнвар 2014 - 07:35
      Татарстан хөкүмәте стипендиясен алып укучы Зур Кукмара авылы кызының хыяллары зурдан
      25 гыйнвар - Студентлар көне Зур Кукмара авылы кызы, бүгенге көндә Казан финанс-икътисад университетының V курсында белем алучы Алинә Мөбарәкшинаның зачет кенәгәсен гел "5"леләр генә бизи. Бик яхшы билгеләренә генә укыганы өчен ай саен югары стипендия алуы өстенә, ул уку нәтиҗәләре буенча өстәмә рәвештә билгеләнә торган Татарстан хөкүмәте стипендиясен дә...
    Реклама