Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин: 2014 елга яхшы старт алдык

1.Рауил Шәйдәүләтович, агымдагы елның нәтиҗәлелеге үткән елда ирешелгән уңышларга да бәйле. 2013 ел нинди эшләр, күрсәткечләр белән истә калды? -Ул районның күпчелек тармаклары өчен уңышлы булды. Иң зур уңышыбыз - уңай демографик хәл: ел дәвамында 771 бала туды, ә вафат булучылар саны - 671. Барлыгы 456 гаилә теркәлгән, бу алдагы...

1.Рауил Шәйдәүләтович, агымдагы елның нәтиҗәлелеге үткән елда ирешелгән уңышларга да бәйле. 2013 ел нинди эшләр, күрсәткечләр белән истә калды?

-Ул районның күпчелек тармаклары өчен уңышлы булды. Иң зур уңышыбыз - уңай демографик хәл: ел дәвамында 771 бала туды, ә вафат булучылар саны - 671. Барлыгы 456 гаилә теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 12гә күбрәк. Яшь гаиләләр корылу, балалар тууда үсеш булу районыбыздагы тотрыклылык, тормышның яхшыра баруы турында сөйли. Кешенең иртәгәге көне ышанычлы, күңеле тыныч булсын өчен без бөтен чараларны күрергә бурычлы. Тормыш хәле товар җитештерү күләмендә дә ачык чагыла. Узган елгы тулаем эчке продукт күләме 7 миллиард сум булыр дип исәпләнә. Районның сәнәгать тармагында 1 миллиард 581 миллион сумлык товар җитештерелде, аның күп өлеше металл савыт-сабалар заводына туры килә. Әлеге коллектив эзләнүдә, үсештә. Ел ахырына заманча җиһазлар белән яңа цех сафка басты. Кукмара тегү фабрикасы 104 миллион сумлык товар җитештереп, 106 процент үсешкә иреште. Алар теккән балалар һәм өлкәннәр өчен язгы-көзге өс киемнәрен, спорт костюмнарын бик теләп алалар. Кышның чагыштырмача җылы булуы сәбәпле, киез итек-киез комбинатында җитештерү бераз кимесә дә, әлеге коллективның район бюджетына керткән өлеше бик саллы. Тулаем эчке продукт күләмендә урта һәм кече эшмәкәрлекнең дә өлеше зур. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә районда барлык мөмкинлекләр бар. Аларга республикада булган конкурсларда катнашырга да ярдәм итәбез. Узган ел төрле программаларда, шул исәптән лизинг-грантта катнашып, 34 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм шәхси эшмәкәр, 9 гаилә фермасы 35 миллион сумнан артык грант отты.

2.Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1 гектар сөрүлек җирләрдән алынган табыш, сатуның рентабельлелеге, кредитлар буенча бурычлар, уртача хезмәт хакы һәм сөт җитештерү күләме буенча билгеләгән рейтингында районыбыз республика буенча 43 район арасында 5 урынга чыкты. Бу тармакта 2014 елда фаразлар нинди?

-Биш ел рәттән дәвам иткән корылык шартларында да авыл хуҗалыгында узган ел 1 миллиард 573 миллион сумлык товар җитештерелде, бу 2012 ел белән чагыштырганда 101 процент дигән сүз. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларының өлеше зур. Министрлык әзерләгән рейтинг буенча да алар республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында беренче урыннарда торалар. "Восток" хуҗалыгында да яңа мега-ферма сафка баскач, җитештерү нык артты. Быел алар аның 400 башка исәпләнгән икенче корпусын төзеп бетерергә планлаштыралар. Вахитов исемендәге хуҗалык та 800 башка исәпләнгән шундый ук мега-ферма төзелешен башлады. Инвестор карамагында булган агрофирмаларда да терлекчелекнең базасы нык, аларда сөт җитештерүне арттыру буенча үтемле чаралар күрелә. Ә бүген районыбыз көн саен 130 тонна сөт сата. Без аны 150 тоннага җиткерү бурычын куябыз.

3.Бу күрсәткечләргә шәхси хуҗалыкларның ярдәменнән башка гына ирешеп булмастыр?

-Әйе, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының өлеше зур. Гаилә фермаларында бер ел эчендә генә дә мөгезле эре терлекләр 199га артып, 1441 башка җитте. Шуларның 644е - савым сыерлар. Аларда барлыгы 3485 тонна сөт һәм 145 тонна ит җитештерелеп сатылды. Ә шәхси хуҗалыкларда 2 миллиард 300 миллион сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Ел ахырына сөт сатып алу бәяләре күтәрелү сыерлар саны артуга зур этәргеч булды. Хәзер районда 429 хуҗалыкта - дүрт, 210 хуҗалыкта - биш, 66 хуҗалыкта - алты, 16 хуҗалыкта - җиде, 50 хуҗалыкта сигез һәм аннан да күбрәк сыер асрала.

4.Районыбыз максатчан федераль һәм республика программаларында актив катнаша. Узган ел шул кысаларда башкарылган эшләрне тагын бер кат барлап узыйк әле.

-2013 елда районда 20 федераль һәм республика программалары тормышка ашырылды. 190 урынлы Олыяз мәктәбе, 40 балага исәпләнгән Олыяз балалар бакчасы төзелде, 5 мәктәптә, 7 күпфатирлы йортта капиталь ремонт уздырылды. Авыл юллары, газлаштыру, чиста су, уңайлы мохит, мәктәпләрдә җылы санузеллар программасында катнаштык. Поч.Сутер авылында 200 урынлы, Вахит авылында спортзалы булган 200 урынлы, Пчеловод авылында 100 урынлы мәдәният йортлары, 2 авылда модульле фельдшерлык пунктлары, Түбән Өскебаш һәм Ныртыда полициянең участок вәкилләре өчен административ-торак комплекслары, 6 спорт мәйданчыгы төзелде. Социаль ипотека буенча 40 фатирлы йорт тапшырдык. 18 сугыш ветераны, 1 күп балалы гаилә, 28 ятим бала торак шартларын яхшырттылар. Гомуми мәйданы 32 мең квадрат метр булган торак төзелде.

5.Рауил Шәйдәүләтович, ә быел дәүләт программалары нигезендә нинди эшләр планлаштырыла?

-Быел республикада тормышка ашырылучы 26 социаль проектның 23ендә катнашабыз. Берьюлы 3 балалар бакчасы төзелеп, алар 1 сентябрьгә куллануга тапшырылачак. Болар: район үзәгенең Гафиятуллин урамында 140 урынлы, Зур Сәрдек һәм Аш-Буҗи авылларында 50шәр урынлы балалар бакчалары. Алты урта мәктәптә - Ядегәр, Янил, Зур Сәрдек, Поч.Сутер, Нырья, Югары Чура авылларында 47 миллион 850 мең сумлык капиталь ремонт уздырылачак. 4нче урта мәктәптә уңайлыклар булдыру программасы буенча 1 миллион 900 мең сумлык эш башкарылачак. Зур Кукмара авылында 300 урынлы мәдәният йорты төзелә башлады, шунда ук китапханә дә урнашачак. Зур Сәрдек, Кәчимир, Туембаш фельдшерлык пунктларында капиталь ремонт уздырылачак. Үрәсбаш һәм Иске Юмья авылларында модульле фельдшерлык пунктлары, Әсән-Елга һәм Сәрдекбаш авылларында полициянең участок вәкилләре өчен административ-торак комплекслары төзеләчәк. Җиде күпфатирлы йортта капиталь ремонт башланды. "Уңайлы мохит" программасына "Шәфкатьлелек" балалар тернәкләндерү һәм "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре кертелде.

Поселокның Гвардейская урамында, Зур Кукмара, Бурсык-Елга авылларында "Чиста су" программасы буенча су кертеләчәк.

Поселокта 800ләп фатирда ике контурлы котеллар урнаштыру буенча эш бара. 197 фатирлы 4 күпкатлы йортта, Манзарас урта мәктәбе һәм 2нче номерлы "Чулпан" балалар бакчасында модульле котельныйлар урнаштырылачак. Урамнарны яктыру программасы буенча Манзарас авыл җирлегенең 4 авылында һәм Зур Кукмарада бишенче линияләр уздырылачак.

Торак төзелеше алдагы еллардагы кебек үк зур күләмдә, киң колач белән дәвам итәчәк. 2013 елда гына да торак төзелеше өчен 800дән артык җир кишәрлеге бирелде. Торак төзелешенең гомуми мәйданы 32 мең квадрат метр, шуның 26 мең квадрат метры шәхси торак булыр дип планлаштырабыз. Социаль ипотека программасы буенча 2013 елда төзелә башлаган 40ар фатирлы йортларның берсе төзелеп бетте, икесе ел дәвамында хуҗаларына тапшырылачак. Тузган торактан күчерү программасы да эшли. Быел да социаль ипотека программасында торучылар белән беррәттән сугыш ветераннары гаиләләренә, чиратлары җиткән ятимнәр, күп балалы гаиләләр һәм башка ташламалы категорияләрнең торак шартларын яхшырту дәвам итәчәк.

Спорт мәйданчыклары төзүне дә дәвам итәбез: алар Нырья, Байлангар, Манзарас, Югары Чура, Зур Сәрдек авылларында булачак.

Газлаштыру буенча 40 миллион сумлык эш планлаштырып торабыз. 2014 елга эш күләме зур, аларны сыйфатлы, үзвакытында, халык канәгать булырлык итеп үтәү өчен барлык чарасын күрәчәкбез.

6.Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk