-Алтай бәлзәмнәрен үзебезнең базарда сата башлаганнар икән. Арзан булгач, үземә яраклысын берьюлы ике шешә алдым әле. Моңарчы читтән килеп сатучылардан өч тапкыр кыйммәтрәк бәягә алып ятканмын, ләбаса,-дип сөйләргә тотынды базардан чыгып килүче танышым Фирзинә, хәл-әхвәл белешкәннән соң.
-Шифасы бармы соң? - дип бүлдердем аны, кызыксынып.
-Ничек булмасын? Таулы Алтай болыннарында,...