Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 17 декабрь 2013 яңалыклары

    • 17 декабрь 2013 - 12:11
      Балалар бакчасына йөрмәүче нәниләргә дә Яңа ел бүләкләре бирелә
      Балалар бакчаларына йөрмәгән нәниләргә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Яңа ел бүләкләре бирелә. Бүләкне алырга килгәндә үзең белән паспорт һәм баланың туу турындагы таныклыгы булу шарт. Адресыбыз: Кукмара поселогы, Степан Разин урамы, 63нче йорт. Шимбә, якшәмбедән кала, һәр көнне 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшлибез. 12.00-13.00 - төшке аш...
    • 17 декабрь 2013 - 11:20
      Кем ачкычлар югалтты?
      13 декабрьдә элеккеге "Юбилейный" кинотеатры, бүгенге Пенсия фонды идарәсе турысында ачкычлар бәйләме табылды. Икесе -гади ачкычлар, берсе - домофон ачкычы. Шул ук көнне бу хакта радиодан хәбәр ителсә дә, хуҗасы табылмады. Ачкычларын югалткан кешенең "Хезмәт даны" газетасы редакциясенә килеп алуын сорыйбыз. фото: http://str.at.ua/photo/2-0-12-3
    • 17 декабрь 2013 - 10:35
      Кукмаралылар Яр Чаллыда яшәүче якташларыбыз белән очрашты (+фото)
      Яр Чаллы шәһәрендә Кукмара-Саба районнарының "Якташлар җәмгыяте"нең очрашуы булды. Әлеге чарада Кукмарадан күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөмәрә Җиһаншина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Баһаветдинова, Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Хөсәеновалар да катнашты. -Очрашуга районыбызның Нырты, Янил, Зур Сәрдек һәм башка авылларыннан якташларыбыз җыйналган иде, - ди Зөмәрә...
    • 17 декабрь 2013 - 08:29
      Ул бу исемгә бик лаек
      "Бәкер" шифаханәсендә эшләүче якташыбыз һәм туганыбыз Җәмил Шәмсетдиновка "Татарстанның атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде. Аның җитәкчелегендәге дәвалау һәм сәламәтләндерү үзәгендә ял итүчеләргә югары дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтелә. Ул - югары эрудицияле, үз һөнәренең чын остасы, бик тыйнак һәм күпкырлы шәхес. Җәмил үз эшендә кешеләргә игелек күрсәтү белән беррәттән, туган...
    • 17 декабрь 2013 - 07:22
      Алтай бәлзәмнәре хәзер Кукмарада да сатыла
      -Алтай бәлзәмнәрен үзебезнең базарда сата башлаганнар икән. Арзан булгач, үземә яраклысын берьюлы ике шешә алдым әле. Моңарчы читтән килеп сатучылардан өч тапкыр кыйммәтрәк бәягә алып ятканмын, ләбаса,-дип сөйләргә тотынды базардан чыгып килүче танышым Фирзинә, хәл-әхвәл белешкәннән соң. -Шифасы бармы соң? - дип бүлдердем аны, кызыксынып. -Ничек булмасын? Таулы Алтай болыннарында,...
    • 17 декабрь 2013 - 06:54
      Кукмарада волейбол турниры узачак
      22 декабрьдә Кукмара 1нче гимназиясендә районыбызның танылган волейболчысы Рамил Нуриев истәлегенә ирләр арасында волейбол турниры үткәрелә. Ярышларда киез итек-киез комбинаты, үзәк дәваханә, эчке эшләр бүлеге, газ участогы, район пенсия идарәсе, поселокның ветераннар командалары катнашачак. Башлана 9 сәгатьтә. фото: http://porttula.ru/sport/page/2/
    • 17 декабрь 2013 - 05:49
      Электр җиһазлары белән эш иткәндә аеруча саклык сорала
      Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлекчәсе электр җиһазлары белән эш иткәндә гражданнарны кабат искәртә: 1.Электр чыбыклары һәм кабельләрнең изоляцияләре бозылган очракта приборлардан файдаланмаска! 2.Төзек булмаган розеткаларны, сүндергечләрне кулланмаска! 3.Төзек булмаган электр җылылыгы бирә торган приборларны файдаланырга ярамый! Электр плитәләре, үтүкләр, чәйнекләрне янмый торган аслык материаллары булганда гына файдаланырга кирәк. 4.Кулдан...
    • 17 декабрь 2013 - 04:25
      Полиция начальнигы җирлек башлыклары, дин әһелләре белән очрашты (+фото)
      Соңгы вакытта республикабызда чиркәүләрне яндыру очраклары хәвеф тудырды. Гасырлар буе төрле милләт һәм дин вәкилләре иңне-иңгә куеп яшәгән җөмһүриятебездә мондый вәхшилек кылыныр дип кем уйлаган? Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев авылларында чиркәүләр булган җирлек башлыклары, дин әһелләре белән очрашты, сөйләшү барышында көн кадагында...
    Реклама