Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 21 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 21 ноябрь 2013 - 11:59
      Кытайда бер айлык баланы чак кына тереләй яндырмаганнар
      Кытайда табиблар 1 айлык авыру баланы, үлгән дип, әти-әниләренә тапшырганнар. Ата-анасы баланы кремацияләүгә, ягъни крематорийда яндыру өчен алып килгән. Яндырырга берничә минут кала бала кинәт елап җибәргән. Терелгән сабыйны кабаттан медицина учреждениесенә алып килгәннәр. Хәзер табиблар аның тормышын саклап калу өчен көрәшәләр икән. Ә үлгән дип раслаган табибларның эшен тикшерү...
      425
      0
      0
    • 21 ноябрь 2013 - 11:15
      Зур Сәрдектә балалар арасында татарча көрәш ярышы була
      28 ноябрьдә Зур Сәрдек мәдәният йортында Фирдүс Төхвәтуллин истәлегенә багышлап 1999 елда туган һәм кечерәк яшьтәге балалар арасында татарча көрәш ярышлары уздырыла. Үлчәү авырлыклары: 26, 29, 32, 36, 40, 43, 46, 50, 55, 60, 60 килограммнан югары. Башлана 10 сәгатьтә. Оештыру комитеты. фото: http://www.info-islam.ru/publ/obzory/sportivnye_obzory/37-3-2
      412
      0
      0
    • 21 ноябрь 2013 - 10:20
      Кукмарада көннәр артык салкынайтырга уйламый
      Безнең кәефләребез күп очракта һава торышына бәйле. Әле менә яңгырлар беразга туктап, кояш күренгәләгәч һәм әзрәк салкынайтып, җирләрне катыргач, үзебезне яхшырак хис итә башладык. Синоптиклар әйтүенчә, мондый көннәр атна азагына кадәр сакланачак. Аязучан-болытлы һава, көндезләрен +1, +2 градус җылы, якшәмбедә 0 градус, ә төннәрен -2, -3 градус суыклык - ял...
      357
      0
      0
    • 21 ноябрь 2013 - 09:27
      Исемең матур, кемнәр куйган?
      Олыяз мәдәният йортында "Исемең матур, кемнәр куйган?" дигән кичә үтте. Укучылар һәм үзешчәннәр катнашында узган бу чарада төрле кеше исемнәре кергән җырлар яңгырады, нәфис сүз сөйләнде, "Гөрләвек" бию төркеме дәртле биюләрен башкарды. Һәр катнашучы үз исеменә аңлатма бирде, төрле уеннар уйнатылды. Концертта баянчылар Марсель Закиров, Фирдинант Хаҗиәхмәтов, гармунчы Рашит Хәнәфиев...
      714
      0
      0
    • 21 ноябрь 2013 - 08:41
      “Яшел дулкын” акциясе тәмамланды
      "Хезмәт даны" газетасы редакциясе октябрь-ноябрь айларында Кукмара поселогында яшәүчеләр өчен йорт яны территорияләренә агачлар утырту буенча "Яшел дулкын" акциясе игълан иткән иде. Акциягә поселокта гына түгел, авылларда яшәүчеләр дә кушылды. Акция шарты буенча агач утыртучылар эш вакытын фотога төшереп редакциягә җибәрергә тиешләр иде. Килгән эшләрне караганнан соң, иң күп агач...
      425
      0
      0
    • 21 ноябрь 2013 - 07:08
      Кукмарада булган юл фаҗигасендә 30 яшьлек җәяүле зыян күрде
      Кичә, 20 ноябрьдә, поселокның Ленин урамында юл фаҗигасе булды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, төнге сәгать унберенче яртылар тирәсендә юлның тиеш булмаганнан урыныннан чыккан 30 яшьлек ир-егетне "Калина" машинасы бәрдерә. Җәяүле төрле тән җәрәхәтләре ала. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын...
      409
      0
      0
    • 21 ноябрь 2013 - 06:26
      Кукмарада "Бердәм консультация көне" үтте
      Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлегендә чираттагы "Бердәм консультация көне" узды. Бердәм консультация көнендә Татарстан буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлеге хезмәткәрләре белән бергә гражданнарны кадастр палатасы, пенсия фондының район идарәсе, салым хезмәте, БТИ хезмәткәрләре, нотариуслар, кадастр инженерлары да кабул итте. Гражданнар соравы буенча бу чарада җир һәм милек мөнәсәбәтләре...
      382
      0
      0
    • 21 ноябрь 2013 - 05:36
      Кукмара районы кешесе мошенниклар тозагына эләккән
      Соңгы араларда кәрәзле телефон аша алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр күбәеп китте. Иң элек телефонга СМС хәбәр килә. Анда исә банк картасының эшчәнлеге блокировкалану хакында, тулырак мәгълүмат өчен күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга кирәклеге әйтелә. Мондый СМС хәбәр алган ике райондашыбыз да банкка шалтыратып мәгълүматның дөреслеген тикшерәләр. Анда исә берсенә банк...
      517
      0
      0
    • 21 ноябрь 2013 - 05:01
      Район Мәдәният йортында "Сөембикә" журналы хезмәткәрләре белән очрашу була
      22 ноябрьдә, 14 сәгатьтә район Мәдәният йортында "Сөембикә" журналының 100 еллык юбилее уңаеннан редакция коллективының журнал укучылар белән очрашуы була. "Сөембикә" журналын укучыларны очрашуга көтәбез. Керү ирекле. фото: http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/105525.htm
      435
      0
      0
    • 21 ноябрь 2013 - 04:10
      Районыбыз укытучысы Сибгат Хәким иҗаты турында методик кулланма эшләде
      Кукмара күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөмәрә Җиһаншина халык шагыйре Сибгат Хәким иҗаты турында методик эшләнмә әзерләде. Әлеге эшкә багышлап Әтнә районы Күлле-Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда тәкъдим итү конференциясе узды. Бу чарада республикабызның күп кенә районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты, китапның әһәмияте һәм кирәклеге билгеләп...
      466
      0
      0
    Реклама