Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 20 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 20 ноябрь 2013 - 12:24
      54 яшьлек ир 10 яшьлек кызны көчләгәннән соң аңа пицца ашаткан
      17 ноябрьдә Казан шәһәренең Горький урамында яшәүче 54 яшьлек Марат Даутов бию секциясеннән кайтып килүче 10 яшьлек кызны һәм аның 6 яшьлек энесен үз фатирына пицца ашарга чакырган. Фатирга кергәч, хуҗа кызны аерым бүлмәгә алып кереп көчләгән. Аннары балаларга пицца ашаткан. Кайтканда кыз энесенә барысын да сөйләп биргән. Энесе әти-әнисенә...
      313
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 11:24
      Янгын чыгып йорт-җирсез калган Тимофеевлар гаиләсенә ярдәм кирәк
      Әле үткән елның җәендә генә Иске Каенсар авылында булып, алты балалы Роза Тимофееваның тормышы җитеш булуына сөенеп кайткан идек. Үзе Югары Шөн фермасында сыерлар сава, ире белән улы Казанга йөреп төзелештә эшлиләр, бер улы студент, өчесе Поч.Сутер мәктәбендә укыйлар, төпчеге - аеруча иркә улы мәктәп яшенә җитмәгән иде. Эше барның...
      336
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 10:38
      Кукмара полициясе көчәйтелгән режимда эшли
      Терроризмга каршы район комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда районда терроризм куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гәрәфиев, үзәк дәваханәнең баш табибы урынбасары Рашат Җиһаншин, район мәгариф идарәсе начальнигы Роберт Мансуров, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Гарифуллина, янгын часте...
      355
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 09:20
      “Безнең йортыбыз –Татарстан” дигән республика фотоконкурсы игълан ителде
      15 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр республикада "Безнең йортыбыз -Татарстан" дигән фотоконкурс үтәчәк. Анда профессиональ фотографлар белән беррәттән фотосөючеләр дә катнаша ала. Фотосурәтләр күпмилләтле республикабыз халкының үзара тату, дус яшәвен чагылдырырга тиеш. Фотодагы вакыйганың кайчан булганын язу кирәк. Җиңүчене 20 мең сум премия белән бүләкләү каралган. Сурәтләрнең электрон төрен ndtfoto@ yandex....
      373
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 07:00
      Белгеч бәрәңге авырулары белән көрәшү чаралары турында аңлатма бирә
      Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларның күбесе бәрәңгедән мул уңыш ала алмый. Икенче икмәккә элегрәк төрле авырулар, корткычлар зыян салса, тикшеренүләрдән күренгәнчә, хәзер күпчелек бакчалар тагын да хәтәррәк корткыч - нематода белән зарарланган. Аның белән ничек көрәшү турында газетабызның 2 август санында язып чыккан идек инде. Бу корткычка фитофтороз, ризоктониоз, парша, альтернариоз...
      373
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 05:31
      Районыбызның интеллектуаль укучылары билгеле булды
      Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге күппрофильле лицейда 9-11 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль чемпионат үткәрде. 2013 елның интеллектуаль укучылары дип 3нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Булат Гыйниятуллин, 10 сыйныф укучылары Елена Балеева, Илдар Галиев, күппрофильле лицейның 11 сыйныф укучысы Алмаз Хәбибрахманов табылды. фото: http://www.school22.pupils.ru/
      307
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 04:12
      Кукмара районында 2462 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылган
      Хөкүмәт тарафыннан гаиләдә икенче бала тугач бирелә торган ана (гаилә) капиталы сертификаты алты ел ярым чор эчендә районыбызның 2462 гаиләсенә тапшырылды. Закон нигезендә ана капиталын балага өч яшь тулгач файдаланырга мөмкин. Торак йорт төзү яки сатып алу өчен алынган кредит һәм займнарны каплау өчен файдаланганда балага өч яшь тулганын көтмәскә...
      323
      0
      0
    Реклама