Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында 2462 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылган

Хөкүмәт тарафыннан гаиләдә икенче бала тугач бирелә торган ана (гаилә) капиталы сертификаты алты ел ярым чор эчендә районыбызның 2462 гаиләсенә тапшырылды. Закон нигезендә ана капиталын балага өч яшь тулгач файдаланырга мөмкин. Торак йорт төзү яки сатып алу өчен алынган кредит һәм займнарны каплау өчен файдаланганда балага өч яшь тулганын көтмәскә...

Хөкүмәт тарафыннан гаиләдә икенче бала тугач бирелә торган ана (гаилә) капиталы сертификаты алты ел ярым чор эчендә районыбызның 2462 гаиләсенә тапшырылды.

Закон нигезендә ана капиталын балага өч яшь тулгач файдаланырга мөмкин. Торак йорт төзү яки сатып алу өчен алынган кредит һәм займнарны каплау өчен файдаланганда балага өч яшь тулганын көтмәскә дә була.

Быел башына 2050 яшь гаилә ана капиталын торак шартларын яхшырту максатында файдаланганнар, утызы - белем алу өчен. Быел дәвамында 19 гаилә ана капиталын балалар бакчасына түләүдә файдаланган.

Ана капиталын өлешләргә бүлеп, бер өлешен балаларның белемен күтәрү, икенче өлешен ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен үстерергә дә файдаланып булуын исегезгә төшерәбез.

Ана капиталын файдалану өчен РПФның район идарәсендәге клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итергә кирәк.

РПФның район идарәсе

фото: http://solgaz.ucoz.ru/blog/2013-3-23

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk