18 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Түбән Өскебаш мәктәбендә элеккеге директор истәлегенә математика олимпиадасы узды
Без - һәммәбез дә дөньяда кунак кына. Әмма, җиргә кунак булып килеп тә, хуҗа булып китә алганнар - иң бәхетле затлардыр, мөгаен. Сүзебез 24 ел буе Түбән Өскебаш урта мәктәбен җитәкләгән танылган математик, халык хәтерендә оста оештыручы, булдыклы, һәрьяктан үрнәк, киң карашлы, югары эрудицияле, тирән фикер йөртә белүче кеше булып...
-
“Хыялым - шофер булу иде”, - ди 35 ел стажлы шахтер
Зур Кукмара авылында велосипед иярләгән өлкән яшьтәге ирне күрсәгез, Мулланур абый Хәйруллин булыр ул. Сигезенче дистәсен вакласа да, актив хәрәкәт итүдән баш тартмый. -Элгәре мал-туар асраганда велосипед белән басудан печән ташыдым. Хәзер Кукмарага барып кайткалыйм. Рәхәт: автобус көтеп торасы юк, капка төбеннән утырам да китәм. "Тимер атым" бензин да сорамый....
-
Балалар мәйданчыгында тәмәке тартсаң - 3 мең сумга кадәр штраф
Владимир Путин тиеш булмаган урыннарда тәмәке тарткан өчен административ җаваплылык турындагы законны имзалады. 15 ноябрьдән аерым территорияләрдә, биналарда, объектларда тарткан кешегә 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф билгеләнә. Балалар мәйданчыкларында тарткан өчен 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Тәмәке тартуны тыю турында билге куймаган затларны...
-
Бүген республикада мәтам көне игълан ителде
17 ноябрьдә 19 сәгать 26 минутта Казан аэропортында, очыш полосасына төшкәндә, "Татарстан" авиакомпаниясенең Боинг-757-500 лайнеры һәлакәткә очрады. Самолет Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан очкан. Һәлакәт вакытында очкыч берничә кисәккә таралган, аннары анда янгын башланган. Самолет бортында 50 кеше - 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булган. Алар арасында республикабыз Президентының улы Ирек...
-
“Кадрлар резервы” талантлы яшьләрне көтә
Республикабызның Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министрлыгы "Татарстан Республикасының иҗадый яшьләре академиясе" иҗтимагый оешмасы белән бергә "Кадрлар резервы" дигән республика проектын тормышка ашыра. Проектның максаты - студентлар үзидарәсе органнары һәм яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре активистларын һәм лидерларын, талантлы яшьләр вәкилләрен укыту, аларның алган белемнәрен республика өчен актуаль идеяләр һәм социаль...
-
Хәзер "икеле"гә укучылар да алдагы сыйныфка күчә алачак
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "2"легә укучыларны икенче елга күчермичә калдыруны бетерү турында приказ әзерләде. Хәзерге кагыйдәләр буенча бер "2"ле булганда гына сыйныфтан сыйныфка күчерәләр иде. Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыра алмаган 9 сыйныф укучыларына да икенче шанс бирәчәкләр. Әлегә кадәр аларны имтиханда "2"ле алсалар, мәктәптән җибәрделәр, укулары турында белешмә генә...