Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 13 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 13 ноябрь 2013 - 11:44
      Казанда хәтере югалган кыз табылган
      Казан каласының Гадел Кутуй урамыннан үтеп йөрүчеләр тышкы кыяфәте сәер тоелган кызны күргәннәр. Бу хакта "Знамя труда" газетасы хәбәр иткән. Әлеге кыз пычрак асфальт юл өстендә утырган, киемнәре сазга буялып беткән, үзе турында берни әйтә алмаган. Хәтерен югалткандыр, дигән фикер туган. Битараф булмаган кешеләр ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Әлеге кызга беренче...
      338
      0
      0
    • 13 ноябрь 2013 - 10:42
      Кукмара тегүчесе республика конкурсыннан беренчелекне алып кайтты
      Казанда тегүче белгечлеге буенча республика күләмендә һөнәри осталык конкурсы үткәрелде. Кукмара тегү фабрикасының эксперименталь участок тегүчесе Ольга Зарипова республиканың төп җиңел промышленность предприятиеләрен тәгъдим иткән сигез катнашучы арасында 1 урынны алды. Ул югары сыйфат белән тиз арада тегү осталыгын һәм технология, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы буенча югары теоретик белемен күрсәтте....
      369
      0
      0
    • 13 ноябрь 2013 - 09:46
      Районыбызның стоматология бүлегендә теш дәвалауның бер мәшәкате юк
      Үз гомерендә теш сызлавыннан интекмәгән кеше юктыр, мөгаен. Миңа да шактый җәфаланырга туры килде. Тәҗрибәле табиб Равил Габдрахманов җитәкләгән стоматология бүлегенә юл тоттым. Регистратурада вакыт күрсәтелгән талон бирәләр, шул вакытта табибка керәсе - кыскасы, бернинди мәшәкать юк. Мине Равил Габдрахманов кабул итте. Аның ипле, йомшак тавыш белән сөйләшүен ишетүгә үк...
      376
      0
      0
    • 13 ноябрь 2013 - 07:16
      Барлык мөселманнар да бүген Гашүрә көнен билгеләп уза
      Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөкатдәс мөхәррәм аенда бер олы көн - Гашүрә көне бар. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 13 нче ноябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең...
      346
      0
      0
    • 13 ноябрь 2013 - 07:00
      Ташлы-Елга балалар бакчасында да музей бар
      Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, бакчабызда кечкенә генә музей булдырдык. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбиялибез. Сөлгеләрнең сабантуй батырларына бирелгәнен, кызларның кич утырып төрле әйберләр чигеп, анда күңел серләрен төйнәгәннәрен һәм әлеге чиккән эшләнмәләр белән...
      593
      0
      0
    • 13 ноябрь 2013 - 05:57
      Зур Кукмарада булган авариядә 57 яшьлек ир-ат зыян күргән
      Агымдагы елның 11 ноябрендә кичке сәгать алтылар тирәсендә районыбызның Зур Кукмара авылында, Ленин урамында булган юл фаҗигасе хакында хәбәр иткән идек инде. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, "Ялкын" спорткомплексы яныннан узып баручы җәяүле кинәт автомобиль юлына чыга. -Юлдан хәрәкәт итүче "Калина" автомобиле шоферы тиз...
      338
      0
      0
    • 13 ноябрь 2013 - 05:23
      13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне
      Янәдән 13нче ноябрь килеп җитте… Тагын бер ел, 12 ай, 365 көн, бетмәс-төкәнмәс минутлар һәм секундлар үткән дигән сүз… Сау-сәламәт кешегә, дөнья мәшәкатьләренә чумып, гомер йөген тартканда сизелми дә үткән кебек ул бер ел. Йөгерә дә йөгерә адәм баласы, бер мизгелгә туктап, артка борылып карый да янәдән алга ыргыла… Күбебезнең...
      497
      0
      0
    Реклама