5 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Кукмарада сәләтле укучылар өчен “Фәнгә омтыл” фестивале оештырыла
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү Үзәге сәләтле укучылар өчен "Фәнгә омтыл" дигән өченче республикакүләм фестиваль игълан итә. Ул үз эченә "Экологик осталык", "Иң яхшы видеоролик", "Идеяләр ярминкәсе", "Минем ачышым" дигән конкурсларны ала. Конкурсларга нәтиҗә 21 мартта Манзарас урта мәктәбендә ясалачак. фото: http://centrdop.ucoz.ru/publ
-
Нүрминкә елгасында күпләп үрчегән су кондызлары агачларны кимерә
Нүрминкә елгасы буенда төбеннән кимерелгән яки ауган юан-юан агачларны күрергә була. Бу - су кондызларының эше. Күптән түгел алар Рудник авылы турысында бер агачны электр линиясенә аударып, тирә-як халкын көн буена утсыз калдырганнар иде. Әмма бу су җәнлекләренең үрчүенә хафаланырга ашыкмыйк. Алар бары тик чиста суда гына яши алалар. Димәк,...
-
Кукмарада полиция йортлары ияләренә тапшырылды (+фоторепортаж)
Полициянең участок инспекторларын халыкка тагын да якынайту, аларның тормыш шартларын яхшырту максатында Татарстан Президенты инициативасы белән республикада махсус программа кабул ителгән иде. Аның кысаларында районда шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов оешмасы тырышлыгы белән республика һәм муниципаль берәмлек хисабына ике административ-торак комплексы төзелеп сафка басты. Шушы көннәрдә Түбән Өскебаш һәм Нырты авылларындагы...
-
Районда алкоголизм чире белән авыручы 727 кеше исәптә тора
Бүгенге көндә районда алкоголизм чире белән авыручы 727 кеше исәптә тора, шуларның 42се - хатын-кыз, калганы ир-егетләр. Быел 47 кешене (9 хатын-кыз, 38 ир-егет) профилактик исәпкә алдык. Без ярдәм сорап килүчеләргә кулдан килгәнчә булышабыз, дәвалыйбыз. Кисәтү әңгәмәләре, үзара сөйләшүләрнең дә азмы-күпме файдасы бар. Исәпкә алынучы авыруларның барысы да квартал саен...