Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 31 октябрь 2013 яңалыклары

    • 31 октябрь 2013 - 12:02
      Янилдә Хеллоуин (Кабак) бәйрәме узды
      Янил мәдәният йортында авылыбыз яшьләре өчен Хеллоуин бәйрәме үткәрелде. Әлеге кичә безнең илдә бик үк популяр булмаса да, яшьләр бу бәйрәмгә бик зур теләк белән әзерләнделәр. Махсус кичә өчен ясалган кабак-фонарьлар, шәмнәр бәйрәмгә ниндидер серлелек кертеп җибәрде. Бәйрәмдә төрле конкурслар, кызыклы уеннар уйналды, шаян сүзләр сөйләнде. Кызларыбыз, нәкъ чит илдәгечә,...
      396
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 10:41
      90 яшьлек Габделхәй бабай Миннебикәсен сагынып яши
      Элеккеге кешеләрнең сәламәтлеге нык булган, дияргә яратабыз. Бу, бәлки, чыннан да шулайдыр. Ник дигәндә, күпме авырлыклар: ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтләре күреп тә, 90 яшьлек түгәрәк даталарын билгеләп үтүче Акъбабай, Акъәбиләребез бар. Шундый мөхтәрәм яшькә җиткән аксакалларыбызның берсе - сугыш һәм хезмәт ветераны Габделхәй ага Моратов Мәмәшир авылында гомер кичерә. -Әтиебезнең олы...
      486
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 09:59
      “Чулпан”га да 30 тулды
      Кукмара бистәсенең 2нче номерлы "Чулпан" балалар бакчасы үзенең олы юбилеен - 30 яшь тулган туган көнен билгеләп узды. Иң кадерле балачак иленә, Кайткан саен күңел сөенә. Балаларны һәркөн сөендереп, Бакчабыз эшләп килә! Исеме дә җисеменә туры килә, Күктә янган йолдыз шикелле. Бүген бездә бәйрәм, олы бәйрәм Бакчабызның туган көне! Әйе,...
      322
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 08:49
      Заман белән бергә сынамышлар да үзгәрә
      Миләш агачларының яфраклары коелып бетте, ә тәлгәшләре уттай "янып", кызыктырып утыралар. Миләшнең уңышы күп булуын, гадәттә, салкын кышка юрыйлар иде. Заман белән бергә сынамышлар да үзгәреп тора: яңгырлы көзгә дигән юрама барлыкка килгән. Моның дөреслеккә туры килүенә инандык инде. "Нәрсәгә юрыйсың, шул була" дигән әйтем табигатькә дә кагыла бугай хәзер....
      465
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 05:54
      Бакчаларда карлыган куаклары яңа бөреләр чыгара башлады
      Көзнең соңгы ае - ноябрьгә керергә торабыз, ә табигатьтә гадәти булмаган җылы һава торышы күзәтелә. Кышкы йокыга әзерләнергә тиешле үсемлекләрне дә саташтырган бу җылылык. Бакчалардагы карлыган куаклары бөреләнеп маташалар. Виктория җиләкләре арасында да чәчәк атканнары күренә. Бакчачылар: "Киләсе елда җиләк-җимеш уңышы булырмы икән?" - дип борчыла. Суыклар бөреләрне харап итеп,...
      323
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 05:04
      Кукмарада да йомырка һәм сөткә бәяләр артты
      Соңгы вакытта сөт-май ризыкларына, йомыркага бәяләр артуы турында матбугат битләрендә, радио-телевидение, интернет челтәрендә дәррәү кубып шаулый башладылар. Кайбер төбәкләрдә йомырканың бәясе җәйге хакка караганда 10 сумга, ә сөтнең литры 15 сумга кыйммәтләнгән. Иң кызыгы - бәяләр күтәрелүенең төгәл сәбәпләрен белүче юк. Берәүләр суыклар җиткәч тавыкларның йомырканы азрак салуына, икенчеләр ашлыкка...
      367
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 03:53
      Балалар бакчаларына ата-ана түләвенең артуы белән бәйле сораулар өчен “кайнар линия” ачылды
      Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчаларына ата-ана түләвенең артуы белән бәйле сораулар өчен "кайнар линия" ачылды. Һәр ата-ана 292-68-89 номерына шалтыратып, үзен кызыксындырган сорауны бирә ала. "Кайнар линия" телефоны эш көннәрендә иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 6га кадәр эшли. фото: http://tvgorod.ru/21743-pensionnyy-fond-organizuet-goryachuyu-liniyu-dlya-pravopreemnikov-nakopleniy-umershih-amurchan.html
      333
      0
      0
    Реклама