Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 30 октябрь 2013 яңалыклары

    • 30 октябрь 2013 - 12:13
      “Изге Иуда” давылы Кукмарага килмәячәк
      Бу көннәрдә Бөекбритания, Германия, Нидерланд, Дания, Балтыйк буе илләренә көчле давыл ябырылды. "Изге Иуда" дип аталган әлеге табигать казасы кичә Россиянең төньяк көнбатыш районнарына да килеп җитте, Нева елгасының суы күтәрелде, фин култыгында һәм Ладога күлендә көчле дулкыннар купты, электр чыбыклары өзеп, торак йортларны утсыз калдырды. Татарстан метеорологлары белдерүенчә, безнең...
    • 30 октябрь 2013 - 11:02
      Республиканың иң яхшы ЮХИДИ экипажы - Кукмарада
      Тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Салават Баймиев һәм Нурсил Мортазиннарның экипажы икенче категориядә район бүлекләре экипажлары арасында Татарстанның "Иң яхшы экипажы" исеменә ия булды. Аларга ЮХИДИ ветераннарының Татарстан төбәкара берләшмәсе рәисе Иван Гафуров күчмә вымпел һәм акчалата премия тапшырды. Салават Баймиев һәм Нурсил...
    • 30 октябрь 2013 - 09:34
      2014 елда 122 көн ял итәчәкбез
      Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы һәм "Татарстанда бәйрәм һәм истәлекле даталар турында"гы республика законы нигезендә Татарстанда түбәндәге көннәр бәйрәм булып санала: 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне...
    • 30 октябрь 2013 - 08:49
      Кукмаралылар Казанда узган конференциядә Чыңгыз Айтматовның сеңлесе белән очрашты
      Казанда күренекле язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулу уңаеннан Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Биредә Кукмара музее хезмәткәрләре, районыбызның төрле мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чарага Кыргызстаннан Чыңгыз аганың бертуган сеңлесе Роза Айтматова да кайткан иде. Конференциянең ачылыш тантанасында Кукмарадагы беренче татар гимназиясенә Чыңгыз...
    • 30 октябрь 2013 - 07:14
      Кукмарада быел 181 исерек шофер тоткарланган
      Штраф суммалары шактый саллы булса да, районда исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар саны һаман кимеми. Агымдагы елның 9 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан әнә шундый 181 кеше тоткарланган. Алкогольле эчемлек кулланучылар гаебе белән быел 4 юл фаҗигасе теркәлгән. фото: http://www.chepetsk.ru/dni/news/2012-06-06-2
    • 30 октябрь 2013 - 06:19
      Яңа елдан пенсионерларның яшәү минимумы артачак
      2014 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы арттырыла. Ул 5912 сум булачак. Бу хакта республиканың икътисад министры урынбасары С.Сираҗиева хәбәр итте. Аларның һәм республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада бүген 36600 пенсионер яшәү минимумыннан да азрак пенсия апа. Андыйларга 2011 елдан башлап федераль бюджеттан...
    • 30 октябрь 2013 - 05:13
      Кукмара ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре милекне дә, тәртипне дә саклый
      Ярты гасырга якын тарихы булган Кукмарадагы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Оперуполномоченный Василий Антипов тырышлыгы белән оешып эшли башлаган, подполковник Линар Шәйхетдинов җитәкчелегендәге бүлек бүген ничек яши, нинди күрсәткечләргә ия? Ведостводан тыш сак бүлегенең "мие" саналучы үзәкләштерелгән сак пульты бүлмәсенә килеп кергәч, бер үк вакытта...
    • 30 октябрь 2013 - 04:07
      Районыбызда 93 сугыш ветераны яши
      Видеоконференция режимында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Анда сугыш һәм тыл ветераннарының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, фронтта һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча башкарылырга тиешле эшләр, һәйкәлләрне, зиратларны, туганнар каберлекләрен тәртипкә китерү, яшьләр арасында патриотик тәрбия эшен көчәйтү мәсьәләләре турында сөйләшенде. Бүгенге көндә районыбызда 93 сугыш ветераны яши....
    Реклама