Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 28 август 2013 яңалыклары

    • 28 август 2013 - 11:53
      “Мaydan” республика көнендә бәйрәм оештыра
      Әле күптән түгел генә, җәйнең матур бер көнендә үзенең ишекләрен ачкан "Maydan" күңел ачу комплексы хакында районда ишетми-белми калмаучылар сирәк булгандыр. Аеруча яшьләр үз итте аны. Беренче көннән үк "Мaydan" тирәсе ресторан, төнге клубка килгән халыктан гөжләп тора иде. Кайсыннан гына сорама: -"Мaydan" күңел ачу комплексы ачылу безнең өчен шатлык...
    • 28 август 2013 - 10:51
      Саба районы Сабабаш авылында Кукмара урамы бар
      Гыйнвар аенда ук "Ватаным Татарстан" газетасының бер санында Саба районы Сабабаш авылының Кукмара урамында яшәүчеләрнең бергәләп урамда Яңа елны бәйрәм итүләре, Хатыйп Галиевның кардан сыннар ясавы турында кыска гына хәбәр бирелгән иде. "Ни өчен күрше райондагы бу урам Кукмара дип атала икән, анда кемнәр яши?" - дигән сораулар берничә ай...
    • 28 август 2013 - 10:48
      "Кукмара-10" проектында катнашырга ашыгыгыз!
      Агымдагы елның язында "Россия 1" телеканалы һәм Рус география җәмгыяте Россиянең истәлекле урыннарын ачыклау, илебезнең символларын билгеләү максатыннан бәйге игълан иткән иде. Анда Татарстанның Кол Шәриф мәчете дә катнашып, 676 638 тавыш җыярга өлгерде. Әлеге бәйге уңаеннан без дә, "Хезмәт даны" редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара бүлеге, "Кукмара авазы" радиосы...
    • 28 август 2013 - 09:27
      Шахмат үги булып калмасын иде
      Районыбызның спорт казанышлары, бәхәссез, зур. Дистәләгән автобуслар белән бүләкләнү һәр районга тәтемәгәндер. Спорт корылмалары да арта тора. Әмма республика ярышларында күпләрдән өстен булган шахмат-шашкачыларыбызга әлегә игътибар җитеп бетми. Берничә ел рәттән балалар арасында үткәрелеп килгән "Кама арты" кубогына алты турда (Казан, Баулы, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск) уза торган...
    • 28 август 2013 - 07:44
      Кукмарада укытучылар киңәште (фото)
      Бу атнада районыбызда укытучыларның традицион август киңәшмәләре бара. Яңа уку елы алдыннан үткәрелә торган киңәшмәләрдә узган елгы нәтиҗәләргә йомгак ясала, мәктәпләр арасында барган конкурсларның җиңүчеләре ачыклана, укыту-тәрбия процессына кагылышлы проблемалар, яңалыклар турында сөйләшенсә, алга бурычлар куела. Бүген Атлас Булатов исемендәге лицейда мәктәп директорлары, аларның укыту, тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, җитәкчеләр...
    • 28 август 2013 - 06:54
      Кукмараның Нур Баян, Яхин һәм Заһидуллин урамнары кисешендәге күпердә җәяүлеләр "сукмагы" кайчан булыр?
      Кукмараның Нур Баян, Яхин һәм Заһидуллин урамнары кисешендә зур гына бер күпер бар. Аннан көнозын машиналар да, җәяүлеләр дә йөреп тора. Әмма биредә кешеләргә йөрү өчен тротуар эшләнмәгән. Язын-көзен, җәен яңгыр яуса да, бу күпергә су җыела һәм аны машиналар һәр үтеп баручыга чәчрәтеп үтә. Хәзер мәктәптә укулар башланды, көн...
    • 28 август 2013 - 05:27
      Район Башлыгы күчмә киңәшмә уздырды
      Уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Районыбыздагы мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзер, быел капиталь ремонт барган Нырты, Поч.Кучук, Мәчкәрә, Туембаш мәктәпләрендә дә җыештыру, җиһазлар урнаштыру бара. Олыяз урта мәктәбе төзелеше дә ахырына якынлаша. Кичә биредә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин төзүчеләр катнашында күчмә киңәшмә үткәрде. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 28 август 2013 - 04:22
      Нормабаш авылы механизаторы Республика көнен кырда каршылаячак
      "Кукмара агрофирмасы"ның алдынгы механизаторы Фәрит Кәримовны Нормабаш авылы басуында очраттык. Инде җиденче елын иярләгән "Моррис" комплекслы чәчкечен туктатып, чәчүлек арыш һәм ашлама алып килгән шофер Рамил Ибраһимов белән тракторчы Зиннур Хисмәтовны каршылаган чагы иде аның. -Туфракта дым җитәрлек, орлыкларның тишелеше әйбәт булыр, дип өметләнәбез. Быелгы коры ел өчен ашлыкның сыйфаты...
    Реклама