Теш кенә димәс идем...
Эш сәгате бетеп килгәндә авылдан килен шалтырата: "Дания апа, Рәмиснең теше сызлый, шешеп тә китте инде, нишлик микән - алда төн бит", - диде. "Хәзер теш поликлиникаларыннан белешәм", - дип телефонымны куйдым.
Барлык хезмәттәшләремне аякка бастырдым: кемдер шалтырата, кемдер телефон номеры эзли. Тик уңай җаваплар гына булмады. "Корал" 15 яшькә...