Үрәсбаш авылының "Чулпан" балалар бакчасы да әллә каян күренеп, үзенә дәшеп тора. Бакча мөдире Любовь Павлова сүзләренә караганда, коллектив әти-әниләр белән берлектә җәйге чорда шактый эшләр башкарган: бакча территориясен әйләндереп алган койма-рәшәткәләр яңартылган, "гөмбә"ләргә чистартып комнар тутырылган, идән-тәрәзәләр буялган. Уен мәйданчыгындагы пластик шешәләрдән ясалган чәчәк, әкият геройлары, ташбака, пальмалар да...