Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 20 август 2013 яңалыклары

    • 20 август 2013 - 12:11
      Беренче сыйныф баласын мәктәпкә әзерләү якынча 25 мең сумга төшә
      ...Балаларның укырга барыр вакытлары җитә. Ничекләр генә әзерләп мәктәпкә озатасы булыр. Безнең замандагы 5 тиенлек дәфтәрләр - 3, бер атнадан пастасы бетә торган гади ручка 6-7 сум тора бит хәзер. Әле ул гынамы...рәсем альбомы, карандаш, пенал - һәммәсе кирәк. Кием-салым турында әйтмим дә, бәяләрен күргәч, күз аллары караңгылана. Барысына да...
    • 20 август 2013 - 11:25
      Үрәсбаш балалар бакчасында эшләүчеләр пластик шешәләрдән әкият геройлары ясаганнар
      Үрәсбаш авылының "Чулпан" балалар бакчасы да әллә каян күренеп, үзенә дәшеп тора. Бакча мөдире Любовь Павлова сүзләренә караганда, коллектив әти-әниләр белән берлектә җәйге чорда шактый эшләр башкарган: бакча территориясен әйләндереп алган койма-рәшәткәләр яңартылган, "гөмбә"ләргә чистартып комнар тутырылган, идән-тәрәзәләр буялган. Уен мәйданчыгындагы пластик шешәләрдән ясалган чәчәк, әкият геройлары, ташбака, пальмалар да...
    • 20 август 2013 - 10:17
      Райондашыбыз Нияз Закиров - Россиянең спорт мастеры
      "Зилант" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Нияз Закировка билбау көрәше буенча "Россия Федерациясенең спорт мастеры" исеме бирелде. Бу хакта "Зилант" спорт мәктәбеннән хәбәр иттеләр. Ниязны чын күңелебездән котлыйбыз, дөнья Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясавын телибез.
    • 20 август 2013 - 07:38
      Күкшел балалар бакчасында ремонт башланган
      Күкшел балалар бакчасында ремонт эшләре башланган. Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге шәхси предприятие коллективы бинаның түбәсен калай белән япкан. Бүгенге көндә бүлмәләрдә түшәмне яңарту бара. фото: http://domovenka.ru/author/sabrina/
    • 20 август 2013 - 06:17
      Кукмаралылар 23 августта дөнья бетүгә көлеп карый
      Дөнья бетү турында янәдән шау-шу купты. Аның инде датасы билгеле булды: 23 августта кояштан киләчәк көчле магнит давылы Җир шарындагы барлык тереклекне юкка чыгарачак, янәсе. Бу хакта райондашларыбыз ни уйлый икән? Илфат Тимергалиев: Быел дөнья бер "бетеп" алды түгелме соң инде? Яшибез бит әле. Әллә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә ашыкмаскамы?...
    • 20 август 2013 - 05:09
      Кукмара кызы Наталья дөньяның 17 илендә булган
      -Дөньяның 17 иленә сәяхәт кылырга туры килде, әмма Россиянең дә үзенчәлекле, кызыклы урыннары күп. Серләр тулы Алтайда, вулканнар һәм кайнар су аттырып торучы гейзерлар төбәге - Камчаткада, тирән сулы Байкал күлендә булырга хыялланам, - ди райондашыбыз Наталья Зайцева. Белгечлеге буенча Наталья - эколог, Санкт-Петербургның ил буенча экологик күзәтчелек белән шөгыльләнүче...
    • 20 август 2013 - 04:18
      “Нараткай”да ял итүчеләр юл билгеләрен яхшы белә
      "Игътибар - балалар!" акциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Узган атнада Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" балалар лагеренең өченче сменасында ял итүчеләр белән берлектә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үтте....
    Реклама