Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 14 июнь 2013 яңалыклары

    • 14 июнь 2013 - 11:16
      Кукмарада яшь парлар аттракционда әйләнде
      Әле генә редакциябезгә журналист Лилия Нургалиева йөгереп керде дә: "Эш белән чыгып киткән җиремнән кире әйләнеп кайттым. "Җиңү паркы"нда күптән түгел урнаштырылган аттракционнарда туй пары рәхәтләнеп күңел ача. Ярый фотоаппаратымны кыстырган булганмын", - диде ул. Купка авылыннан Зөлфия Зарипова белән Айдар Фәйзрахманов бүген гаилә коралар икән. Без дә редакциябез исменнән...
    • 14 июнь 2013 - 10:44
      Камышлыда яшәүче Рәдиф Тимергалиев Коръәнне яттан белә
      Таныш булыгыз: Рәдиф Рәфәгать улы Тимергалиев. Россия ислам университеты шәкерте. Булачак Коръән-хафиз. Туган авылы Камышлыда Хөрмәтулла мәчете имам-хатыйбы булып тора. - Рәдиф хәзрәт, исламга беренче адымнарыгыз кайчан булды? - 1995-97 елларда авылга Нурислам исемле 17 яшьлек хәзрәт сабаклар бирергә кайткан иде. Ул үзе Казан егете, "Мөхәммәдия"не тәмамлаган. Шунда авылыбыз мәчетенә...
    • 14 июнь 2013 - 10:07
      Туембашта - Сабантуй
      Иртәгә, 15 июньдә, Туембаш авылында Сабантуй бәйрәме уздырыла. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бу көнне авылдан сугышка китеп яу кырында ятып калганнар истәлегенә обелиск та ачылачак. Бәйрәм тантанасы көндезге сәгать икедә башлана.
    • 14 июнь 2013 - 09:06
      Универсиада-2013 уты Татарстанга якынлаша
      Универсиада-2013 уты Пензага җитте. Бу - Универсиада уты уза торган шәһәрләр эстафетасында инде 26 нчы шәһәр. Аны Пенза буйлап биредә белем алучы иң яхшы студентлар, спортчылар, дәүләт хезмәткәрләре алып барган. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 14 июнь 2013 - 06:51
      Кукмараның танылган блоггеры бар
      14 июнь - Халыкара блоггерлар көне. Блоггер дип интернетта сайтлар, форумнар, социаль челтәрләр төзеп, аларны җитәкли торган компьютер осталарын атыйлар. Беренче блоггерлар моннан 35 ел элек барлыкка килгән. Кукмараның иң танылган блоггеры - Нияз Аксанов. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 14 июнь 2013 - 05:41
      Кәҗә сөтеннән туңдырма?!
      Кукмарабызда инде ничә еллар бөтен республикага данлыклы "Кукмара лимонады" җитештерелеп килгәндә, Югары Ослан районы Шеланга авылында кәҗә сөтеннән туңдырма ясарга тотынганнар. Бу эшкә фермер Морат Сираҗин алынган. Туңдырма составында кәҗә сөтеннән тыш бал корты балы, тавык йомыркасы һәм бакча җиләкләре дә кушылыр дип көтелә. Консервантлар һәм башка табигый витаминнарны алмаштыручы...
    • 14 июнь 2013 - 04:40
      Һәр продуктка документ кирәк
      Терлекчелек продуктларының сыйфаты, ашарга яраклымы - юкмы икәне ветеринария-санитария экспертизасы ярдәмендә билгеләнә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча ветеринария документы бирелә. Ит һәм ит продуктларын районнан (шәһәрдән) читкә Россия территориясе буенча ташыганда №2 формалы ветеринария таныклыгы, район (шәһәр) эчендә ташыганда - №4 формалы ветеринария белешмәсе, Россия территориясеннән читкә чыгарганда №5 формалы ветеринария сертификаты...
    Реклама