Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 13 июнь 2013 яңалыклары

    • 13 июнь 2013 - 14:45
      Кукмарада көн бераз салкынайта
      Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 14 июньдә көн бераз салкынайта. Җил төньяктан, яңгырлар күренми, әмма һава температурасы +19 градустан артмаячак. Атмосфера басымы исә 758 мм. терекөмеш баганасын тәшкил итә. фото: vsekommentarii.com
    • 13 июнь 2013 - 12:35
      Бәрәңгене корт басты
      Бакчабызда бәрәңге тишелеп чыгарга өлгермәгән, ә ызанны инде әрсез канлы үлән баскан иде. Бу үләннең агулы булып, чама белән кулланганда дару икәне дә билгеле. Шушы үсемлекнең сабакларын колорадо коңгызының балалары сырып алганын күргәч, гаҗәпкә калдым. Бернидән чирканып та тормый хәзер бу җиңелмәс дошманнар. Кай арада үрчергә өлгергәннәр диген. Инде туфрактан...
    • 13 июнь 2013 - 11:24
      Иске Оча белән Үрәсбаш балалары сөенәчәк
      Иске Оча белән Үрәсбаш авылларына керү юлларында төзекләндерү эшләре бара. Әлегә юллардагы ташлар җыеп алынды, дамбалары тигезләнде. Моңарчы вак таш белән капланган бу юлларның төзекләнүе автобус белән укырга йөрүче мәктәп балалары өчен аеруча зур куаныч булачак. Биредә төзекләндерү эшләре тагын бер ай чамасы барыр дип көтелә. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 13 июнь 2013 - 10:21
      Әсән-Елгада чишмә төзекләнә
      Әсән-Елга авылында Югары оч чишмәсе яңартыла башлады. Төзекләндерү барышында аның ян-тирәсе дә игътибарга алыныр дип көтелә. 340 кеше яшәүче бу авылда хәзреге вакытта өч чишмә исәпләнә. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 13 июнь 2013 - 09:10
      Универсиадага санаулы көннәр калып бара
      Казанда узачак җәйге Универсиадага 22 көн вакыт калып бара. Оештыру комитеты яңалыкларына караганда, Универсиадага генераль репетицияне 4 июльдә ясаячаклар. Инде шушы көннәрдә әзерлек эшләре уңаеннан шәһәр эчендәге кайбер юллар ябылган. Искәртеп узабыз, Универсиада уеннарының ябылу тантанасы 17 июльдә узачак. фото: http://yandex.ru/yandsearch
    • 13 июнь 2013 - 08:14
      Районыбызның сәнгать мәктәбендә тормыш “кайный” (+фото)
      Кукмара балалар сәнгать мәктәбе - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә иң актив эшләүче белем йортларының берсе. Районыбызның җыр-бию, театр, рәсем сәнгате серләренә төшенү теләге белән "янган" балаларның һәммәсе дәресләрдән соң әлеге мәктәпкә җыйнала. Бай һәм мавыктыргыч сәнгать дөньясында рәхәтләнеп "кайнаша"лар алар. Дәресләр, репетицияләр, конкурс-фестивальләр - һәммәсе ныклы...
    • 13 июнь 2013 - 06:44
      Кукмарада биш бала рус теле һәм биологиядән БДИны йөз баллга биргән
      Бүген Кукмараның чыгарылыш укучылары сайлап алу фәне - әдәбият һәм географиядән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Алдагы БДИ нәтиҗәләренә килсәк, рус теленнән - өч, биологиядән ике бала имтиханнарда 100әр балл туплаганнар. Тиешле бусаганы (порог) уза алмаучылар да бар: рус теленнән дә, биологиядән дә - өчәр. Резерв көннәрне дә искә төшереп узабыз:...
    • 13 июнь 2013 - 05:29
      Өркештә яңа "урман" булмагае
      Быел Өркеш авыл җирлегендә мәктәп укучылары 1000 агач һәм 100 куак утыртканнар. Аларның үсеше турында да даими күзәтүләр алып барыла. Өркеш авыл җирелегенә бүген биш авыл карый: Өркеш, Югары Арбаш, Түбән Арбаш, Хасановка һәм Октябрино. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 13 июнь 2013 - 05:13
      Кукмарада бозаулар чәй эчә
      Табигатьнең сусыл үләнгә иң бай чагы. Шушы азык муллыгыннан файдаланып, сөт җитештерүне арттыруга ирешмәгән хуҗалыкны терлекчелектә нәтиҗәле эшли дип әйтеп булмый. Ә "Кукмара" агрофирмасында маллар көтүдә йөртелә башлагач, һәр сыердан көнлек савым ике ярым килограммга арткан. "Сөт елгаларын" арттыручыларның хезмәте белән танышыйк әле дип, Зур Кукмара терлекчелек комплексына килдек. Ул...
    • 13 июнь 2013 - 04:28
      Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юлга чыкты
      Манзарас урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары "Игътибар - балалар" акциясе кысаларында инспектор белән белән берлектә юлга чыктылар. -Укучылар руль артына утыручыларга һәм җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләре язылган буклетлар тараттылар, - ди ЮХИДИ инспекторы Нурсил Мортазин. - Кагыйдәләрне бозган велосипедчыларга да кисәтүләр ясадык. Рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.
    Реклама