Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңгене корт басты

Бакчабызда бәрәңге тишелеп чыгарга өлгермәгән, ә ызанны инде әрсез канлы үлән баскан иде. Бу үләннең агулы булып, чама белән кулланганда дару икәне дә билгеле. Шушы үсемлекнең сабакларын колорадо коңгызының балалары сырып алганын күргәч, гаҗәпкә калдым. Бернидән чирканып та тормый хәзер бу җиңелмәс дошманнар. Кай арада үрчергә өлгергәннәр диген. Инде туфрактан...

Бакчабызда бәрәңге тишелеп чыгарга өлгермәгән, ә ызанны инде әрсез канлы үлән баскан иде. Бу үләннең агулы булып, чама белән кулланганда дару икәне дә билгеле. Шушы үсемлекнең сабакларын колорадо коңгызының балалары сырып алганын күргәч, гаҗәпкә калдым. Бернидән чирканып та тормый хәзер бу җиңелмәс дошманнар. Кай арада үрчергә өлгергәннәр диген. Инде туфрактан баш төртеп килүче бәрәңге яфракларына күчтеләр: һәр төптә 5-6 коңгыз утыра. Агуларга иртәрәк кебек әле, күзгә күренгәннәрен җыеп алырга туры килде. Ә базарда агуның ниндиләре генә юк: үзебезнең илдә җитештерелгәне дә, Кытайдан килгәне дә (монысы гаҗәп түгел), хәтта Һиндстанда ясалганы да. Кайсын алырга белмәссең. Әллә бөҗәкләрнең генә түгел, кешенең дә котын ала торган "Киллер" исемлесен сайларгамы? Берәр киңәш табу теләге белән Интернет челтәренә кердем. И-и, җыеп алган коңгызларны дихлофос белән тончыктырып әрәм иткәнбез, ләбаса! Аларның үзләреннән үк шәп агу ясарга мөмкин икән. "Чөйне чөй белән бәреп чыгаралар" дигән әйтемдәге кебек. Бер литрлы банка тулы бөҗәкләрне 20 литр суга салып, бер атна тотасың. Аннары бу зәһәр сыеклыкка 1:1, 1:2 яки 1:3 нисбәтендә су өстәп, һәрберсен бәрәңгеләргә сибеп, сынап карыйсың. Нинди нисбәттә сыегайтылганы сабакларны көйдерми, шунысын кулланырга була.

Шулай да ышанычлырак ысул турында белгеч сүзен ишетәсе килеп, районның баш агрономы Илдар Ваккас улы Габбасовка мөрәҗәгать иттек.

-Колорадо коңгызларының берничә циклда өлгерүе мәгълүм, - дип башлады ул сүзен. -Басуларга бәрәңгене агулап утыртабыз, бу аны коңгызларның беренче партиясе һөҗүменнән коткарып кала. Бәрәңге игүдә ярымголланд технологиясе куллану, ягъни тишелеп бетүгә үк өю дә әлеге бөҗәкләрнең корткычлыгын бераз тоткарлый. Гадәттә, бәрәңге басуларына системалы препарат, әйтик, Конфидор сиптерәбез. Базардан агу сатып алган очрата кайда эшләп чыгарылганына һәм тутырылганына игътибар итү мөһим. Препаратларның сыйфат сертификаты булырга тиеш, аны сатучыдан сорап алудан читенсенмәгез. Кайберәүләр шикле агу сатып алалар да, коңгызларга тәэсире юк, дип зарланалар аннары. Бездә агрохимикатлар исемлеге бар, анда илебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән препаратларның исемнәре тупланган. Бу исемлек ел саен яңартылып тора. Базарда сатыла торган агуларның исемнәрен тапмадым мин анда. Шуңа күрә мондый препаратларны бу эш белән шөгыльләнә торган рәсми дилерлардан алу хәерле.

Мин үзем коларадо коңгызына каршы агуны ел саен "Агрохимсервис" оешмасыннан ала идем. Бу юлы да оешманың җитәкчесе Валерий Тимофеевка шалтыратып белешергә булдым.

-Агуны "Татагрохимсервис" оешмасыннан алып кайтабыз, иң яхшысы, нәтиҗәлесе дип, "Актара" препаратын тәкъдим итәләр. Шулай ук "Регент", "Моспилат" препаратлары да сыйфат буенча калышмыйлар, - диде ул.

Препаратларны тиздән алып кайтырга исәплиләр икән. Әлбәттә, кайдан һәм нинди агуны сатып алуны, әлбәттә, һәркем үзенчә хәл итә.

Гөлҗофар Миннеханова

фото: http://avatarmag.ru/Koloradskii1-zhuk.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге корт ничек котылырга

erid: 2VtzqxWHLUk