3 июнь 2013 яңалыклары
-
Кукмарага поши килгән
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә: -Кукмараның татар зиратында поши йөри, - дигән хәбәр алына. Урман хайваны бу микрорайондагы парк мәйданына, Парк урамнарындагы йортларның яшелчә бакчаларына киртә аша сикереп керә. Чернышевский урамындагы берничә бакчада булганнан соң, әсәренгән поши Эшчеләр тыкрыгы урамына керә һәм андагы бер йорт...
-
Кукмара егетләре картинг ярышыннан җиңү белән кайтты
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанның "Форсаж" картинг-үзәгендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына картинг буенча алтынчы ярыш уздырылды. Биредә 31 команда составында 149 спортчы катнашты. Кукмараның РОСТО ДОСААФ каршындагы "Карт-клуб"та тәрбияләнүче Айзат Садиков (1нче гимназия), РасимГалимов (4нче урта мәктәп), Инсаф Ибраһимовлар (Манзарас мәктәбе) ярышта уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Укучыларның тренерлары Владимир...
-
Урамнар чәчәккә төренә
Ел саен Кукмара урамнары "Чиста шәһәр"җаваплылыгы чикләнгән ширкәт хезмәткәрләре көче белән аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Оешма агрономы Илсур Кашапов җитәкчелегендәге хатын-кызлар иртә яздан теплицада орлык чәчү, кәлшәләрне күчерү һәм аларны урамнардагы клумбаларга утырту белән мәшгүль. Быел да поселок урамнарын 44338 данә чәчәк - петунья, сальвия, астра, бархатцы, циния, бальзамин, георгин һ.б....
-
Укучылар математикадан БДИ бирде
Районыбыздан 494 егет һәм кыз бүген математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнарының Кукмарадагы муниципаль координаторы Алия Шәймарданова сүзләренә караганда, имтихан тапшыру ике пунктта - поселокның күппрофильле лицеенда һәм Манзарас урта мәктәбендә узган. Иртәнге сәгать унда башланган имтихан 3 сәгать тә 30 минут дәвам итте. Укучыларның югары баллар алуларына...
-
Универсиада объектларын Кукмара кирпечләреннән төзиләр
"Керамика" җәмгыяте (кирпеч заводы) өч атна буе дәвам иткән агымдагы планлы ремонттан соң яңадан эшли башлады. Биредә көнгә 30-35 мең данә кирпеч җитештерелә. Моңарчы бу төзелеш материалы Казандагы Универсиада объектларын төзүгә озатылган. Хәзерге көндә дә башкалабызда Кукмара кирпеченә ихтыяҗ кимеми, торак йортлар салуга китә. фото: http://old.tatarstan.er.ru
-
Район газетасы редакторына "Сөйкемле Шүрәле"дән Рәхмәт хаты килде
Татарстан республикасы мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты, Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмалары Халыкара "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесен оештыруда зур өлеш керткәннәре өчен "Хезмәт даны" газетасы баш...
-
Кукмараның агрофирмаларында сөт җитештерү арта
Җәй - мул сөт чоры. Җәйге үлән муллыгыннан файдаланып, сөт җитештерүне арттыру бүген авыл хуҗалыгында төп бурычларның берсе булып санала. Районыбызның Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары савым буенча республикада әйдәп баручылар исемлегендә. Соңгы атналарда агрофирмаларда да сөт җитештерү арта. "Кукмара" агрофирмасында һәр сыердан көнлек савым 2 килограммга артты. Бүген алар...
-
Кукмарада террорга каршы комиссия утырышы булды
Район террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Сабантуй бәйрәмнәрендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорлык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Руслан Сәлимов, район гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Мансур Рәхмәтуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай...