Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 24 май 2013 яңалыклары

    • 24 май 2013 - 15:32
      Һәр укучы кичке сәгать унда өендә булырга тиеш
      Чыгарылыш сыйныф укучыларының бәйрәм кичәсе полиция хезмәткәрләре күзәтүе астында уза. "Соңгы кыңгырау"ның тантаналы мизгелләреннән соң, барлык чыгарылыш укучылары бәйрәмнең икенче өлешен билгеләп узу өчен кафеларга таралды, табигать кочагына чыкты. Кукмара беренче гимназиясен тәмамлаучы 42 бала исә сыйныфы җитәкчеләре Әнисә Галләмова, Зөлфия Димиевалар җитәкчелегендә "Айнур" һәм "Дуслык" кафеларына юл алды. -Безнең...
    • 24 май 2013 - 11:45
      Кукмарада Мөхәммәт Садрины искә алалар
      Татар халкының күренекле шагыйре Мөхәммәт Садриның тууына 100 ел тулу уңаеннан районыбыз китапханәләрендә махсус күргәзмәләр эшли башлады. Шулай ук, Мөхәммәт Садрига багышлап Ятмас-Дусай авылы китапханәсендә "Сүрелмәс рухлы каләм" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 24 май 2013 - 11:08
      Кукмарада җир тетрәмәде
      Татарстанның кайбер шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр бүген җир асты селкенүен тоеп, республиканың Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының дежур частенә хәбәр иткән. Сейсмологлар бу фактны расламасалар да, Кукмара халкы борчуда. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә: -Җир селкенүен Казан, Яр Чаллы халкы сизгән икән. Бездә дә...
    • 24 май 2013 - 10:05
      Кукмара районында 476 бала мәктәп белән саубуллаша (+фоторепортаж)
      Районыбыз мәктәпләрендә 476 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Барлык белем йортларында да әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар катнашында тантаналы бәйрәм чаралары узды. Уңышлар һәм хәерле юл сезгә, егетләр һәм кызлар! Кукмара 1нче гимназиясен быел 42 укучы тәмамлый. Бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
    • 24 май 2013 - 08:51
      Кукмара районында Сабан туе 8-9 июньнәрдә үтәчәк
      Район башлыгы карары нигезендә Кукмарада район Сабан туе - 8 июньдә, авыл җирлекләрендә 9 июньдә үткәреләчәк. Район Сабан туенда урынга чыгып сатуны һәм җәмәгать туклануын оештырырга теләүче юридик затлар һәм эшмәкәрләр район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә хәбәр итәргә тиешләр. Үзегез белән салым органында исәптә торучы белешмәгез булуы зарур. Бәйрәм...
    • 24 май 2013 - 06:39
      БДИ буенча "Кайнар линия" эшли башлады
      Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында 2013 елгы БДИны уздырганда килеп туган хокук бозуларны хәл итү өчен "кайнар линия" эшли башлады. Әлеге хезмәтнең телефон номеры: (843) 237-74-36, 27 майдан 19 июньгә кадәр шалтыратырга мөмкин.
    • 24 май 2013 - 05:30
      "Сөйкемле Шүрәле" Кукмарага кайтты
      Кукмара үзәк һәм балалар китапханәләренә мәктәп укучылары арасында уздырылган Халыкара "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесенең икенче турга узган конкурс эшләнмәләре кайтты. Әлеге бәйгегә Габдулла Тукайның әсәрләренә багышлап, декоратив-гамәли сәнгать юнәлешендә башкарылган меңләгән эш кабул ителгән иде. Җиңүчеләрне бүләкләү Казанда, 1июньдә узачак.
    • 24 май 2013 - 04:29
      Кукмара районында 830 гектарда бәрәңге утыртылачак
      Зур мега-ферма төзеп, маллар санын ишәйтеп, терлекчелек продукциясен арттыруга йөз тоткан "Восток" хуҗалыгында бәрәңге игүдән дә баш тартырга җыенмыйлар. Чөнки бәясе бар - килограммын 12 сумнан сатканнар. -Безнең өчен өстәмә табыш чыганагы ул, - дип, юкка гына әйтми генераль директор Сергей Димитриев. Сорт яңартуга үзләре дә акча кызганмыйлар. Быел Мәскәүдән,...
    Реклама