"Бөр" агрофирмасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, баш белгечләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Ул терлекчелек, кышлату чоры барышы нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланды. Семинарда катнашучылар Чишмәбаш, Зур Сәрдек терлекчелек комплексларында, агрофирманың ындыр табагында, машина-трактор паркында булдылар. Семинарның пленар өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре башкарылган...