Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 28 февраль 2013 яңалыклары

    • 28 февраль 2013 - 10:37
      Волейбол турниры үткәрелде
      Үткән атнада Олыяз урта мәктәбенең спорт залында Рәдис Хәйруллин истәлегенә традицион волейбол турниры үткәрелде. Бу көнне 9 команда үзара көч сынашты. Көн дәвамында барган киеренке бәйгедә Янил егетләре I урынны яулады. Олыязлылар - II, Зур Сәрдек авылының төп составы III урынны алды. Спортчылар әлеге турнирны даими оештыручы шәхси эшмәкәр Фәнил...
    • 28 февраль 2013 - 10:36
      Мәчкәрә коррекция мәктәбендә - теннисчылар
      Мәчкәрә коррекция мәктәбендә Арча, Питрәч, Әгерҗе районнарындагы коррекция мәктәпләрендә белем алучы балалар арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде. Безнең район данын яклап бәйгедә укытучылары Фәния Әлимова кул астында шөгыльләнүче 3 укучы катнашты һәм алар өчесе дә уңышлы чыгыш ясадылар. Рүзилә Зәйнуллина (Ядегәр авылы), Наил Кондратьев (Кукмара) - 1 урыннарны, Илнар...
    • 28 февраль 2013 - 10:35
      "Милли хәзинә" конкурс-фестивале
      Казан Идел буе Федераль университетында "Милли хәзинә" Бөтенроссия конкурс-фестивале узды. Әлеге бәйгедә кукмаралылар да активлык күрсәтте. "Voilok-fashion" костюмнар студиясенең "Язгы блюз" коллекциясе "Мода театры" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллекциянең авторлары: Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш укучысы, КФУның филология һәм сәнгать институтының 1 курс студенты Елена Демьянова, Кукмара...
    • 28 февраль 2013 - 10:32
      Биюченең итәге бии-бии кыскара...
      Татарстанның йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен белмәүчеләр сирәктер. Моннан берничә ел элек район Мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең искиткеч яхшы хәзерлекле чыгышлары - җыр-биюләре белән бар халыкны таң калдырганнар иде алар. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, "Халыклар дуслыгы ордены кавалеры" исеменә лаек булган коллектив кабат Кукмарага килә. Әмма...
    • 28 февраль 2013 - 10:31
      Талантлы укучылар бәйгесе
      Узган атнада А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда "Фәнгә омтыл" дигән икенче ачык республикакүләм фестиваль узды. Районның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге оештырган әлеге чарада республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән 82 укучы катнашты.
    • 28 февраль 2013 - 10:30
      Кызыксыналар, димәк, эшебез начар бармый
      Районыбыз көнгә 160 тонна сөт сатып, республикада терлекчелек тармагы буенча беренче өчлектә бара. Соңгы елларда гаилә фермаларының күпләп төзелүе һәм уңышлы эшләве дә күрше-тирә районнарда, хәтта өлкәләрдә кызыксыну уятты. Шуңа алдынгы тәҗрибә уртаклашу максатыннан, бер-бер артлы делегацияләр килү гадәти хәлгә әверелде. Бу атнада районыбыз аларның чираттагысын - аксубайлыларны кабул итте.
    • 28 февраль 2013 - 10:23
      Яхшы эшләүнең чиге юк
      22 февральдә тантаналы төстә ачылып, район Советы сессиясе үткәрелгән Вахит мәдәният йорты икенче көнне дә шау-гөр килеп торды. Көндезге сәгатьләрдә үзешчән артистлар чыгышыннан соң, хуҗалыкның һәм җирле үзидарә органнарының 2012 елгы эшчәнлегенә хисап ясалды. Ә кичен әлеге төбәк халкына бәйрәм бүләге буларак, танылган җырчы Илназ Бахның концерты оештырылды.
    • 28 февраль 2013 - 10:20
      Кукмара егете Рәсәй башкаласын яулый
      Якташыбыз, Кукмара егете Фиргать Мусинның уңышлары белән газета укучыларны һәрдаим таныштырып бардык. Казан музыка училищесын тәмамлап, Мәскәүдә Гнесин исемендәге Россия музыка академиясендә белем алуы, конкурс-бәйгеләрдә чыгыш ясап күпсанлы призлы урыннар яулавы, Мактау грамоталарына ия булуын да күпләр хәтерлидер әле. Фиргатьне бөтен дөньяны гизеп кайтты, дисәк тә була.
    • 28 февраль 2013 - 06:55
      Мини футбол турниры
      Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында "Хезмәт даны" газетасы Кубогына мини футбол турниры узды. Финал уеннарында 4 команда көч сынашты. Поселокның Степан Разин урамы командасы чемпион булды. Капкачы Илнар Исрафилов, сакчы Радик Мирасов, һөҗүмче Рифат Садыйков һәм күп туп кертүче Руслан Гарифулиннарга да аерым бүләкләр тапшырылды.
    • 28 февраль 2013 - 05:54
      Укучылар булдыра!
      Районыбыз укучылары фән олимпиадаларында да сынатмыйлар. Күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Алинә Рәхимянова Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында технология фәненнән (җитәкчесе Наталья Галиева) җиңүче булды. Түбән Үрәс урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Владимир Якимов (җитәкчесе Галина Гордеева), Нырья урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лариса Николаевалар укучыларның республика олимпиадасында удмурт теле һәм...
    Реклама