Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә "Автоледи-2012" республика бәйгесенең беренче туры узды.
Руль артына утырган гүзәл затлар турында элегрәк ир-егетләр ни генә әйтми иде. "Чәйнеге" дә, "Шартлаткычлы маймыл"ы да калмый. Хәзер, ничектер, тындылар шикелле. Шулай булмыйни, хатын-кызларның кайберләре кечкенә генә "Матиз", "Ока"ларны гына түгел, мәһабәт зур "Лексус", "BMW"ларны да иярли...