Уку елы да төгәлләнде. Артка таба борылып карасаң, ел дәвамында күпме эшләр башкарылган, җиңүләр яуланган!
Сәнгать мәктәбендә 800дән артык бала шөгыльләнә. Аларның барысы да районда гына түгел, төбәкара, республика, бөтенроссия, халыкара фестиваль һәм конкурсларда катнаштылар. Балаларның уңышында укытучыларның өлеше чиксез зур.