Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәккә карап

Республика районнары арасында Кукмара үзенең төзеклеге белән аерылып тора. Хәзер дә шәхси, күпфатирлы йортлар, социаль-көнкүреш объектлары төзү кызу темплар белән дәвам итә. Быел кайда нәрсә төзеләчәк, шул турыда район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Габделхак улы Шәмсетдиновтан белештек. -Рөстәм әфәнде, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт турында газетабыз даими...

Республика районнары арасында Кукмара үзенең төзеклеге белән аерылып тора. Хәзер дә шәхси, күпфатирлы йортлар, социаль-көнкүреш объектлары төзү кызу темплар белән дәвам итә.
Быел кайда нәрсә төзеләчәк, шул турыда район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Габделхак улы Шәмсетдиновтан белештек.
-Рөстәм әфәнде, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт турында газетабыз даими яктыртып барырга тырыша.
-Рәхмәт, чөнки бу эшнең барышы район Башлыгының да, Республика Президентының да күз уңында тора. Барлык эшләрне август урталарына - ягу сезоны башлануга күпкә алдарак тәмамлау бурычы куелган. Шулай буласына ышанычыбыз зур, чөнки "Техстрой" ширкәте коллективы тырышып эшли, финанслауда да тоткарлыклар юк.
-Кышка әзерлек башка тармакларда ничегрәк бара?
-Оштырма-Юмья, Кукмара 3нче урта мәктәпләрендә барлыгы 31 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарыла, бу эшкә "Стройком Плюс" һәм "Промкомбинат" төзелеш ширкәтләре алынды. Кукмарадагы Гафиятуллин урамында "Чиста су" программасы нигезендә су юллары реконструкция- ләнәчәк, бу эшкә 10 миллион сум чамасы бюджет чыгымнары каралган. Шулай ук Ленин урамындагы 54, 56, 71 санлы күпфатирлы йортларда ягулык системаларын ике контурлы газ казаннары белән алмаштыруны июль аена кадәр тәмамларга исәп.
-Лубянда газлаштыру дәвам итәме?
-Әлбәттә. Анда 6800 мең сумлык эш башкарылачак. Аннан тыш Янил, Урта Комар, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш урта мәктәпләрендә, Кукмараның Тимер юл, Ленин, Степан Разин урамындагы газ казаннары реконструкцияләнәчәк. Бу эшләргә алынган "Газокомплектсервис", "Газовик" ширкәтләре менә-менә эшне башлап, аны укулар башланганчы тәмамларга тиеш. "Көньяк-4", "Көньяк-6" микрорайоннарында газ кертү өчен әзерлек бара. Зур Кукмарада быелга планлаштырылган газ кертү эшләре инде төгәлләнде.
-Бирсен Ходай. Кукмарада яңа зиратлар булдырылачагы шиксез бит инде.
-Быел рус һәм татар зиратлары булачак урыннарны ("Агрохимсервис"ның көнчыгышында) планлаштыру, юлга вак таш түшәү, ярдәмче каралтыларын төзү өчен әзерлек эшләренә 6,5 миллион сумлык бюджет чыгымнары тәгаенләнгән. "Чиста шәһәр" оешмасы эшкә кереште инде, күреп йөрисез булыр.
-Бик хуп. Вафат булганнарны хөрмәтләп мәңгелек йортка озату фарыз. Ә исәннәрнең сәламәтлеген кайгырту буенча ниләр башкарылачак?
-Үзәк дәваханәдә кабул итү - диагноз кую бүлеген булдыру эшләре төгәлләнеп килә, республика программасы нигезендә ике (Кукмараның Гафиятуллин урамында һәм Мәчкәрәдә) тиз корыла торган ФАП төзеләчәк. Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи, Яңа Каенсар, Адай, Өлге авылларында ФАПларга ремонт ясалачак, Ош.Юмьядагысы шундагы урта мәктәп бинасына күчереләчәк, Вахит авылындагы ФАПны мәдәният йортында урнаштырырга исәплибез. Үзәк дәваханәдә, халыкны социаль яклау бинасында, коляскада хәрәкәтләнүче инвалидлар яшәгән торак йортларда һәм алар еш йөри торган объектларда керү-чыгу юлларын җайлау-яраклаштыру эшләрен башкару өчен тиешле рәсми кәгазьләр эшләнеп килә. Яшәргә яраксыз дип табылган күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен 21 фатирлы йорт төзеләчәк.
-Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының торак шартларын яхшырту ничек дәвам итә? Хәер, алар берсе дә йорт-җирсез түгел, оныклары, якыннары өчен үзәкләре өзелеп тора бит әле аларның.
-Соңгы елларда гына да бу категория гражданнарның 430лабы торак шартларын яхшыртты. Анда кемне яшәтергә телиләр - аларның законлы хокукы. Алар өчен янә 18әр фатирлы ике йорт төзү өчен тырышып йөрибез.
-Ә социаль ипотека буенча төзелешнең торышы ничек?
-Гафиятуллин урамында 40 фатирлы йорт салырга ниятлибез, киләсе елга файдалануга тапшырырга исәп.
-Ниһаять, хөкүмәтебез быел мәдәният учакларын да искә төшерде кебек...
-Вахит авылында мәдәният йорты август аенда беренче тамашачыларын кабул итәргә әзер булыр. Яңа елга кадәр Урта Комарда да авыл клубын "Промкомбинат" ширкәте файдалануга тапшырырга планлаштыра.
Олыязда урта мәктәп бинасын ПМК-90 коллективы киләсе елның сентябренә кадәр төзеп бетерергә дигән план белән эшли. Спорт сөючеләр өчен Кукмарада ясалма чирәмле футбол кыры булыр - барысы да халык сәламәтлеген ныгытырга, рухын баетырга багышлана.
-Юллар, юллар... Бу өлкәдә бик күп эшләнсә дә, әлегә барыбер каты катламсыз юлларыбыз бихисап.
-Яңарган Юл төзү участогында быел Федераль максатчан программа кысаларында Каенлык, Югары Күзмис, Югары Юмья, Сабанчино авылларына асфальт юл керәчәк. Шунысын да белеп тору зыян итмәс: Федераль программа буенча Татарстанда 32 авылга салынасы юлның 4се - Кукмарада. "Кукмара-Шәмәрдән-Нырья-Иштуган-Югары Кузьмис" юлын төзү өчен 27,5 миллион сумлык проект-смета документлары эшләнде, "Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш" юнәлешендәгесе 20,8 миллион сумлык булды. "Кукмара-Шәмәрдән-Нырья-Иштуган-Сабанчино юлында 17,9 миллион сумлык эш башкарырга рәсми кәгазьләр әзер. "Өлге-Иске Юмья- Югары Юмья" юлы 21,6 миллион сумга төшәчәге билгеле.
Филипповка авылына салынган юл норматив таләпләргә туры китереләчәк, шундый ук эшләр Лубянда төгәлләнде инде.
Ә менә Зур Кукмарада тротуар салу, Аш-Буҗида "Сафин", Сәрдекбашта "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыкларына керү юлы төзү фактта тәмамланып килә. Шуларга өстәп Шепшеңәрдән М.Хадиев (300 метр), Янсыбыдан Ш.Гайфетдинов (190 метр), Олыяздан Р.Галиев (380 метр) фермер хуҗалыкларына бетон юл салыначак. Яңа Керамика заводына керү юлы салу өчен проект-смета кәгазьләре эшләнде - 6,5 миллион сумлык булачак.
Авылларның социаль үсешен яхшырту максатыннан, Туембашта салынасы 9,2 километр су юлларының 7,2 чакрымы салынды инде, Ныртыда бу эш тәмамланып килә. "Нараткай" балалар лагерында һәм Нурминкәнең елга ярларын ныгыту эшләре дә башланып китте - бу эшләргә 13 миллион сум тирәсе чыгымнар каралган.
Бөяр тавында күләмле эшләр көтелә - Нормабаш үрендәге кебек үк юлны хәвефсез итү, Нырты-Чәбья юнәлешендә юл төзелешләре зурдан кубып башкарылачак.
-Эреле-ваклы кебек булса да, төзелеш эшләренә 533 миллион 339 мең сум күләмендә бюджет чыгымнары каралган. Әйтәсе дә юк, зур сумма. Әле бит моннан тыш үз көчләре белән башкарылучы шәхси хуҗалыкларның, башка оешмаларның төзелешләре дә бихисап!
-Төзелеш эше сүлпәнләнсә, икътисад кризис кичерә, дигән сүз. Бөтен дөньяны чолгап алган кризис чорында да Кукмара икътисадый тотрыклы үсештә булды һәм шулай дәвам итәчәгенә шигем юк минем. Район җитәкчелегенең халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрүне төп юнәлеш итеп алуы нәтиҗәсе бу.
-Мәгълүматыгыз өчен рәхмәт, газетабыз бу эшләрнең барышы турында укучыларыбызга даими хәбәр итеп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk