Рамил Нуриев истәлегенә
Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында авылдашыбыз, яшьли арабыздан киткән Рамил Нуриев истәлегенә волейбол һәм мини-футбол буенча ярышлар үткәрелде. Ярышларга старт бирелгәнче Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы М.Галиев Рамилнең тормыш юлы белән таныштырды, Зур Кукмара урта мәктәбе директоры Г.Нәҗипов, "Агрохимсервис" ААҖ генераль директоры В.Тимофеев, сыйныфташлары Рамил турында истәлек-хатирәләрен яңарттылар.
Ике төр ярыш...