20 март 2012 яңалыклары
-
Сессия үткәрелде
16 мартта Кукмара район Советының унбишенче сессиясе булды. Анда Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең эштән азат итү турында гаризасы каралды, әлеге вазыйфа урынына конкурс игълан итү, башка көн тәртипләре буенча районда физкультура-сәламәтлек һәм спорт-массакүләм эшләренең торышы, 2013 елга кадәр бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү буенча Кукмара муниципаль районы программасы проекты,...
-
Юлга чыкканчы балаң турында уйла
Агымдагы елның ике аенда Татарстанда балалар катнашында 55 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 1 баланың гомере өзелгән, 63е төрле тән җәрәхәтләре алган. Мартның беренче көнендә республикада 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле 19 бәхетсезлек очрагы теркәлеп, 8 һәм 11 яшьлек ике баланың гомере өзелде. Әлеге балаларның үлеменә китергән төп сәбәпләр -...
-
Киемнәрдә дә яз төсе
Яз килде. Суыклар бирешергә теләмәсә дә, кояш җылысы көннән-көн куәтлерәк була бара. Кышкы авыр киемнәрне иңнән алып, җиңел һәм матурракларны киясе килә. "Кукмара тегү фабрикасы" ААҖ "Фантазерлар" балалар линиясенең яңа язгы өс киемнәре коллекциясен әзерләп текте һәм сатуга чыгарды. Ул 27 модельдән тора: курткалар, комбинезоннар, пәлтә, плащлар, ветровкалар, чалбарлар -...
-
Сыналыр чак
Һәр яңалыкны сынап карарга гадәтләнгән кукмаралылар авылларда гаилә фермаларын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программасын да хуплап каршы алдылар. Бүгенге көндә районда 20 кече ферма уңышлы эшләп килә. Аларның күбесендә сөт җитештерелә, мөгезле эре терлек симертү, кош-корт, сарык, куян, умарта асрауга өстенлек биргәннәре дә бар. Ә Янил авылыннан Тимергалиевлар гаиләсе ат үрчетү...