19 июль 2016 яңалыклары
-
Ош.Юмьяда “Авыл көне” узды (фото)
Ош.Юмья авылында әлеге авыл җирлегенең үзешчәннәре җитәкчелегендә бәйрәм оештырылды. "Авыл көне" уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. фото: https://vk.com/kukmortatarstan
-
Иртәгә Кукмарада “Кичке уен” була
Иртәгә, 20 июльдә, 18.00 сәгатьтә поселокның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда "Кичке уен" уздырыла. Чара Байлангар һәм Олыяз авыл җирлекләренең үзешчәннәре җитәкчелегендә оештырыла.
-
Башкортстаннан Казанга килүче пассажир автобусы янып беткән
Татарстанда янгын чыгу сәбәбен тикшерәләр: кичә трассада Башкортстанның Күмертау шәһәреннән Казанга баручы пассажир автобусы янып беткән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Неоплан" пассажир" автобусының януы турында 3:13 сәгатьтә хәбәр ителә. Гадәттән тыш хәл М-7 трассасының 1134 нче чакрымында булган. "Сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр...
-
Кукмараның Пушкин урамында янгын (фото, видео)
Поселокның Пушкин урамында коточкыч көчле янгын: ике катлы торак йорт яна. Янгын сүндерүчеләр бар көчләрен биреп эшлиләр.
-
Кукмараның Ленин урамына заманча ут баганалары урнаштырыла (фото)
Кукмараның Ленин урамына заманча ут баганалары урнаштырылачак, дип алдан хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә "Средневолжсксельэлектросетьстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Кукмара ремонт-монтаж идарәсе эшчеләре баганалар өчен ут кабельләре сузалар. "Эшнең күләме - Җиңү паркы каршындагы күпердән башлап, тимер юл кичүенә кадәр. Бүгенге көнгә 500 метр җир казылды",- диде әлеге оешма мастеры...
-
Татарстан халкын өстәмә ял көтә
30 августта Татарстан Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан республика халкын өстәмә ял көтә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре буенча, 30 август - сишәмбе эшләми торган бәйрәм көне булачак. Ә дүшәмбе, 29 августта, эш көне бер сәгатькә кыскартыла. http://intertat.ru
-
Кукмарада юл фаҗигасендә яшь егетнең гомере өзелгән (фото)
Узган атнада районыбызда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә ике кешенең гомере өзелде. 15 июльдә, 16.40 сәгатьләр тирәсендә Иске Юмья авылы ягыннан Кукмарага таба хәрәкәт итүче ВАЗ-21099 автомобиле шоферы юл чатында юл йөрү кагыйдәсен боза һәм чит ил автомобиле белән бәрелешә. ВАЗ-21099 автомобиленең 1994 елгы шоферы алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак...
-
Поселокта биш урында яңа тукталыш куелды
Кукмарадагы автобус тукталышларын яңарту эше дәвам итә. Соңгы вакытта гына да поселокта биш урында: Гафиятуллин урамында - ике, Ворошилов урамындагы "Ералаш" кибете, район эчке эшләр бүлеге каршыларына, чиркәү янына берәр яңа тукталышлар урнаштырылды. Әмма тукталышларның кайберләре утырып тору өчен уңайсыз, икенчеләренең тирә-юне төзекләндерелмәгән, яңгыр яуган вакытта, язгы-көзге пычракта аяк киеменә...
-
Кукмараның Ленин урамында җәяүлеләр юлына брусчатка җәелә
Поселок көннән-көн матурлана, төзекләндерелә. Хәерге вакытта районыбызның төзелеш оешмасы хезмәткәрләре поселокның Ленин урамында (светофор тирәсендә) җәяүлеләр юлына брусчатка җәяләр. Гөлия Нуриева