17 февраль 2017 яңалыклары
-
Татарстанга аномаль җылы һава торышы килә
Татарстан синоптиклары 18-22 февральдә һава шартларының начарлануын һәм аномаль җылы һава торышы булачагын кисәтә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу көннәрдә республика территориясендә һава торышы атлантик циклон тәэсирендә булачагын җиткерә. Урыны белән юеш кар, буран, шуның аркасында күз күременең кимүе, һава температурасы түбәнәйгәндә юлларда көчле бозлавык булуы көтелә....
-
Әсән-Елга клубында шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды (фото)
Әсән-Елга мәдәният йортында Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча конкурс оештырылды. Балалар бик теләп катнаштылар. Геройның батырлыгы һәм мәңгелек иҗаты барыбызны да сокландыра. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды, дип яза "Наш Кукмор".
-
19 яшьлек кыз тузан суырткыч белән иреннәрен зурайтырга теләгән (ФОТО)
Кыз тузан суырткычны кабызып, иреннәрен шланг эченә куйган. Әмма авырту сизеп, процедураны туктатырга булган һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Тиз арада килеп җиткән табиблар иреннәрнең шешенүенә тап булган. Хастаханәгә барудан кыз баш тарткан. Әлеге вакыйга Ростов-на-Дону шәһәрендә булган, дип яза "Әлмәт таңнары".
-
Сәрдекбаш җирлегендә халык җыены узды (фотолар)
Халык белән очрашып-сөйләшү узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Җыенда җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев, участок инспекторы Зөлфәт Мөхәммәтҗанов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов,Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиевлар чыгыш ясады. Район башлыгы Сергей Димитриев ел дәвамында районда башкарылган эшләр белән таныштырды, дәүләт программаларының үтәлеше хакында сөйләде, киләчәккә максат һәм...
-
Кукмарада юл фаҗигасе
15 февральдә, сәг.9.30да, поселокның Ворошилов урамындагы "Сандугач" кибете янында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Сергей Егоров. "Лада Калина" автомобиле шоферы сулга таба борылганда төп юлдан хәрәкәт итүче чит ил автомобиленә юл бирми. Чит ил автомобиле шоферы Калина белән бәрелешмәс өчен рулен уңга таба бора һәм КамАЗга бәрелә....
-
Валентина Борисова республика бәйгесенең зона турыннан җиңү белән кайтты (фото)
Биектауда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика фестиваленең зона туры узды. "Өченче яшь герое" номинациясендә Кукмара районы ветераннары: Борисова Валентина - җиңүче, ә Хәйруллина Нурсагдәт дипломант булды. Котлыйбыз!!! Фотолар Инстаграмнан алынды.
-
Апрель аенда бәяләр күтәреләчәк, бүген язылып калыгыз!
2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу игълан ителде. Бу чорда аңа 620 сум 70 тиеннән, ә оешмалар 710 сум 70 тиеннән язылап ала. Апрель аенда подписка бәяләренең артуы көтелә. Газетага арзанрак бәядән язылып калыйк, быелның икенче яртысында да бергә булыйк, райондашлар!
-
Казанда Африка студентының үле гәүдәсе табылган
Яшь егетнең тәнендә күпсанлы пычак эзләре булган. (Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Казанда 24 яшьлек Африка студентының үле гәүдәсе табылды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганак. Фаҗига Гадел Кутуй урамындагы 1нче йорт янында булган. Африка дәүләте гражданины Чад гәүдәсен 22 сәгатьтә очраклы рәвештә үтеп баручылар күргән. Яшь егет күпсанлы...
-
Олыяз мәктәбендә Фәнис Яруллинны искә алдылар (фотолар)
Олыяз мәктәбендә балалар оешмасы Фәнис Яруллин исемен йөртә. Язучының туган көне уңаннан мәктәптә Фәнис абыйны искә алу кичәсе уздырдык. Чарадан балалар да, өлкән сыйныфлар да читтә калмады: театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, шигырьләре яңгырады. Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя апага "Урал" хуҗалыгы тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләрне дә тапшырып кайттык. Гомәр ХАҖИЕВ хәбәре һәм...
-
Кукмара район Советының чираттагы утырышы узды (фото)
Бүген район Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы уналтынчы утырышы булды. Көн тәртибендә 2016 елгы район бюджетының үтәлеше турында хисап, район эчке эшләр бүлегенең, район контроль-хисап Палатасының 2016 елгы эшчәнлекләре турында хисаплар, " Кукмара муниципаль районының 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджеты турында"гы район Советының 16.12.2016...
-
Олыяз мәктәбенә район прокуроры урынбасары Вилнур Кәримов килде (фото)
Район прокуроры урынбасары мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар белән очрашты. Ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, экстремистлыкка каршы тору турында сөйләде. Гомәр ХАҖИЕВ фотолары
-
Олыяз мәктәбе укучылары студентлар белән очрашты
-
Алексей Песошин WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты
Казан төзелеш көллиятендә эшче һөнәрләренең Россия чемпионатында катнашачак республика командасы җыелган иде. (Казан, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин 1нән 3 февральгә кадәр үткән төбәк эшче һөнәрләре чемпионатында билгеле булган WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты. Казан төзелеш көллиятендә Россия турнирына барачак төп состав җыелган иде. Егетләр...
-
Чишмәбаш клубында "Бер күрешү - бер гомер!" дигән чара узды (фото)
Чишмәбаш клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән, Зур Сәрдек авылы җирлегенең Чернобыль һәм Чечня афәтләрен кичкән егетләре бәйрәм табынына чакырылды. "Бер күрешү - бер гомер!" исемле бу очрашуда җирлекнең "Ак калфак" оешмасы махсус программа белән чыгыш ясады. Кунаклар бик күп истәлекләрне яңарттылар, изге теләкләрен теләделәр. Бәйрәм табыны оештырырга ярдәм иткән...
-
Иртәгә "Олимп"та “Йолдызлар” Кубогына турнир узачак
18 февральдә "Олимп" Боз сараенда хоккей сөюче командалар арасында "Йолдызлар" Кубогына турнир була. Турнирда Кукмара хоккее ветераннары, Татарстан Югары судының "Фемида", Татарстан прокуратурасы, Татарстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе командалары көч сынашачак. Башлана сәгать 09.00да.