16 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
“Авылым чишмәсе яшәтте мине”
Фарук абый вафат... Редакциябезнең якын дусты, рус телендә яза торган актив хәбәрчесе, Ятмас Дусай авылында яшәүче Фарук абый Манасыйпов турындагы бу хәбәрне ишетү бик авыр булды. Әле көзен генә шул төбәкнең горурлыгы - меңьяшәр имәннең язмышы өчен бик нык борчылып йөргән иде. Башта телефоннан шалтыратып әйтте, аннары, түзмичә, үзе үк...
-
Узган ел районда 208 шофер исерек килеш рульгә утырган булган
Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш рульгә утыручылар саны кимеми . Бер мизгелгә генә игътибарсызлык күрсәтсәң дә, һәлакәткә очравыңны көт тә тор хәзер. Юлларда автомобильләрнең саны елдан-ел арта, игътибарсыз яшьләрнең күбесе тизлекне санаулы минутлар эчендә җыя торган чит ил машиналарында җилдерә. "Берәр җиргә бәрелә, гаепсез кешеләрне генә әрәм итә күрмәсәгез...
-
"Кояшкай" балалары Бразилия турындагы бәйгедә катнашып бүләккә лаек булды
2013 елның июлендә "Кояшкай" социаль приюты балалары Бөтенроссия күләмендә уздырылган Бразилия турындагы бәйгедә катнашты. Бәйгенең шартлары буенча иң яхшы дип табылган эшләр Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендәге Монтейру-Лобату исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсендәге күргәзмәгә куелырга тиеш иде. "Кояшкай"дан биш бала - Алинә Вәлиуллина, Анжелика Гаврилова, Азалия Фәттахова, Алсу Дәүләтшина һәм Анастасия Парфенованың...
-
Район халкында 4933 сыер асрала
Районыбызның шәхси хуҗалыкларында 13849 мөгезле эре терлек, шул исәптән 4933 сыер асрала. Узган ел аларда 2 миллиард 223 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Бер шәхси хуҗалыкка исәпләгәндә 164 мең сум акчалата керем алынган. Бу бер айга 13 мең сум акча кергән дигән сүз. фото: http://m-brand.ru/foto/razn_foto/andrey
-
Важашур авыл җирлеге халкын юлсызлык проблемасы борчый
Бу атнада авыл җирлекләрендә 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышлар башланды, аларда район Советы, башкарма комитет, бүлек җитәкчеләре катнаша. Мондый җыелышларның беренчесе Важашур авыл җирлегендә үтте. Биредә авыл халкы районның еллык эшчәнлеге белән танышудан тыш, авылларның бүгенге проблемаларын да уртага салып сөйләште. Важашур җирлегенә караучы авыллар бүген юлсызлык, кыш көне...
-
Кукмарада Качману көнне суга чуму өчен Село Чура, Лубян һәм Нырьяда бәкеләр ясалачак
Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чумыну өчен елга-күл өстенә бәке ясала. "Качману"да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук...
-
Райондашыбыз Хәлил Зиннәтуллинга моннан 32 ел элек Ливиядә эшләргә туры килә
Телевизордан Ливия турында сүз чыктымы, Кукмара бистәсендә яшәүче Хәлил Зиннәтуллинның йөрәге бер талпынып, күңеле бер кузгалып куя. Моннан 32 ел элек Мәгърибнең иң ерак ноктасы саналучы Ливиядә эшләргә туры килә бит аңа. Хәзер анда сугыш, ачлык-ялангачлык гадәти күренешкә әйләнсә дә, сиксәненче елларда тормыш бөтенләй башкача кайнаган... -Хәлил әфәнде, Африкада урнашкан...