13 август 2013 яңалыклары
-
Каенлыкта узган Төзүчеләр көне бәйрәмендә кукмаралылар милли утар тәкъдим итте
Казанның Мирный бистәсендә урнашкан Каенлыкта Төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә Кукмарадан район җитәкчелеге, мәдәният үзәге, музей, балалар сәнгать мәктәбе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, "Лубян урман-техника көллияте", "Кукмара кулланучылар җәмгыяте", "Кукмара киез итек-киез комбинаты" хезмәткәрләре, "Нурминкә бизәкләре", "Җәүһәр", "Чәчкә", "Баламишкин", "Сердәш" ансамбльләре катнашты. Кукмара төзүчеләре көче белән торгызылган милли утарда...
-
Редакция каршыннан лилиябезне урладылар
Август башында редакциябезнең түр бакчасында ак лилияләр чәчәк атты. Аларның матурлыгына, сафлыгына сокланмый мөмкин түгел иде. Көн саен иртән эшкә килүгә, иң элек шул чәчәкләргә күз төшерергә гадәтләндек. Аклык- пакълек төсе кәефне күтәреп, күңелгә рәхәтлек иңдерә иде. Ә бу атнаның дүшәмбесендә килсәк, чәчәкләребезнең урланганын күрдек. Җәй буе су сибеп, тәрбияләп...
-
Бөяр авылында яшәүче 100 яшьлек Евдокия әби үзенең ХТЗ тракторын сагына
Әзрәк егәре булса һәм күзе дә яхшырак күрсә, бүген дә ХТЗына сикереп менеп, туган авылының басу-кырларын иңләргә чыгып китәр иде ул. Әмма сәламәтлеге какшаурак - өй эчендә аз-маз йөрерлек кенә шул. Ә йөрәге - йөрәге һаман яшьлектә: ду китереп, ир-егетләрне дә көнләштерерлек итеп тракторда эшләгән чорында. ...-Хәлләр ярый хәзергә, аяк...
-
“Урал” хуҗалыгы кырларында урып-җыюда 13 комбайн эшли
"Урал" хуҗалыгы территориясенә килеп керүгә, бер чүп әсәре булмаган, багана төпләренә кадәр эшкәртелгән басулар игътибарны үзенә җәлеп итә, күңелдә канәгатьләнү хисе тудыра. Бу "рәхәтлек" район чигенә кадәр килгәнче дәвам итә әле: Янил, Вахит, Югары Чура авыллары янындагы басулар да "көлеп" тора. Бу як халкының тырышлыгын быел "югарыдагы"лар да бәяләделәр,ахрысы: биредә...
-
Кукмаралылар Мордовиянең Ләмбер авылында узган Сабантуйда катнашты (+фото)
Мордовиянең Ләмбер авылында IX республика милли-фольклор сабан туе узды. Быел ул Ләмбернең оешуына 80 ел тулуга багышланган иде. Татарстанның төрле район, авыл җирекләре катнашындагы чарада район Советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллина, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гәрәева, яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдиновлар җитәкчелегендә спортчылар, "Нурминкә бизәкләре", "Җәүһәр", "Чәчкә",...
-
Кукмарада җәйге-көзге ау башлана
Район аучылык хуҗалыгында 17 августтан 15 ноябрьгә кадәр су, сазлык-болын, кыр кошларына, 1 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр казларга җәйге-көзге ау башлана. фото: http://investigator.org.ua/news/55475/
-
Иске Юмья авылы янындагы басуда салам эскерте янган
11 августта төштән соң "Әсәнбаш" агрофирмасының Иске Юмья авылы янындагы басуында салам эскерте янып бетә. Хәзер ут чыгуның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте безгә район янгын күзәтчелеге хезмәткәре Эльбрус Әхмәтҗанов. фото: http://aifudm.net/news/news10608.html