11 декабрь 2014 яңалыклары
-
Югары Күзмис китапханәсендә бәйрәм булды
Югары Күзмис авылы китапханәсендә "Әнинең күзләренә кара" дигән бәйрәм кичәсе булды. 1-5 сыйныф укучылары концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Китапханәче Валентина Туктаева әниләр турында әңгәмә үткәрде. Бәйрәм конкурслар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. фото: http://arh-city.ru/novosti-novodvinska/prazdnik-13-09-2013.html
-
Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан гражданнарны кабул итү көне үткәрелә
Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, 12 декабрь 12 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. фото: http://www.bratsk-city.ru/news/28154/
-
Нырты мәктәбе 80 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк
Быел Кукмара районы Нырты төбәге урта гомумбелем бирү мәктәбе үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шушы уңайдан барлык укытучылар һәм укучылар коллективын, мәктәпнең ветеран укытучыларын, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын чын күңелдән котлыйбыз һәм барысын да бәйрәмгә чакырып калабыз. Мәктәпнең юбилее 2015 елның 3 гыйнварында 13 сәгатьтә үткәрелә. Рәхим итегез! фото:...
-
Кукмараның "Ягуар" командасы шайбалы хоккей буенча район беренчелегенә узачак уеннарда катнашачак
"Олимп" боз сараенда, Ватан геройлары көненә багышлап, 2006 елгы командалар арасында шайбалы хоккей буенча район беренчелегенә уеннар узачак. Анда Кукмараның "Ягуар" командасы да катнаша. Алар 12 декабрьдә, 10 сәгатьтә - "Октан", 16.00 сәгатьтә - "Спартак", 13 декабрьдә, 10.30 сәгатьтә "Союз", 16.30 сәгатьтә - "Нефтяник-2", 14 декабрьдә, 11.00 сәгатьтә "Питрәч" командалары...
-
Район Советында көнкүреш коррупциясен киметү темасына өстәл артында сөйләшү узды
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, район Советында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Анда коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе, хокук саклау органнары, иҗтимагый совет вәкилләре катнашты. Әлеге чара районда көнкүреш коррупциясен киметү темасына багышланган иде.
-
РДКда "Янып яшә" дигән иҗат фестивале узды
Наркоманияне кисәтү айлыгы һәм Халыкара СПИД белән көрәш көне уңаеннан район Мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында "Янып яшә" дигән иҗат фестивале үткәрелде. Фестивальдә Кукмара, Манзарас, Зур Кукмара мәктәпләрендә, Кукмара аграр, Лубян урман хуҗалыгы көллиятләрендә белем алучылар катнашты. Һәр коллектив ярты сәгатьлек программа белән чыгыш ясады. Анда вокал, хореография, нәфис сүз...
-
Кукмара 3нче мәктәбе укучылары район прокуроры ярдәмчесе белән очрашты
Коррупциягә каршы көрәш ункөнлеге кысаларында Кукмара 3нче урта мәктәбендә район прокуроры ярдәмчесе Наталья Разинова, иҗтимагый совет әгъзасы Рузилә Иванова белән очрашу булды. Бу очрашуда укучылар коррупциягә каршы көрәшнең норматив-хокукый базасы, иҗтимагый советның эшчәнлеге белән таныштылар. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алексей Королев та коррупция, аңа каршы тору турында тәфсилләп сөйләде....
-
Район Пенсия фондында узган җыелышта төбәкара хисап-сайлау конфренциясенә бару өчен делегатлар сайланды
Пенсионерлар Берлегенең җирле бүлеге әгъзалары район Пенсия фонды идарәсендә узган җыелышта Россия пенсионерлар Берлегенең региональ хисап-сайлау конференциясенә делегатлар сайладылар. Әлеге конференция 19 декабрьдә Казанда үтәчәк. Әйтергә кирәк, пенсионерлар Берлегенең җирле бүлеге эшчәнлеге кысаларында компьютер белеме нигезләрен өйрәнү буенча районда ике төркем (44 кеше), "Зилант" спорт комплексында ике сәламәтлек төркеме (80кеше),...