10 июль 2019 яңалыклары
-
2019 елда Татарстан мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән
Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау күздә тотыла.
-
Кукмарада баланс комиссияләре узды
Комиссия кысаларында Кукмараның әйдәп баручы предприятиеләренең эшчәнлеге белән дә танышу булды. Барлык күтәрелгән сораулар да икътисад министрлыгы белгечләренә тапшырылды.
-
Татарстанда күпфатирлы йортлар ремонтына 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
2019 елда республикада барлыгы 942 күпфатирлы торак йорт капиталь ремонт узарга тиеш.
-
Кукмара районы кешесе кабат исерткеч эчемлек кулланып рульгә утырганы өчен хөкем ителде
Әлеге ир-ат 2 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан азат ителде, шулай ук аңа 200 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләнде.
-
Райондашыбыз Ләйсән Мәрданова быел “Сабантуй гүзәле” бәйгесендә катнашып, төп титулга ия булды
Райондашыбыз Ләйсән Мәрдановага карагач, Леонид Гайдайның “Кавказская пленница” фильмындагы сүзләр искә төшә: “Студентка, комсомолка, спортсменка һәм, ниһаять, бик чибәр!” Комсомол булмаса да, Ләйсән бик актив. 18 яшьлек кыз быел “Сабантуй гүзәле” бәйгесендә катнашып, төп титулга ия булды. Кызу чак - сессия вакыты булуга карамастан, безнең белән сөйләшергә вакыт тапты. Без аның белән әлеге бәйге, мавыгулары, театр училищесында укуы хакында гәп кордык.
-
“Булгария” турында җырчы Альбина Кармышева: “Ирем бу теплоходта бүтән эшләргә рөхсәт итмәде. Алла саклаган”
Бүген 10 июль. Бу көн Татарстан тарихына һәм, гомумән, илебез тарихына кара тап булып язылып калды. 2011 елда Иделдә “Булгария” теплоходы су астына китте. Бортта булган 201 кешенең бары тик 79гы гына исән кала. Быел бу кара датага 8 ел булды.
-
Җырчы Иркәнең гаиләсе авыр кайгы кичерә
Бу хакта Иркә инстаграмында хәбәр итте
-
Арча районында көчле җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган
Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, түбәнең 60 квадрат метр өлешенә зыян килгән.