9 октябрь 2016 яңалыклары
-
Янил мәктәбендә узган Өлкәннәр көне, Венера һәм Равил Зариповларның иҗат кичәсеннән фоторепортаж
-
Чишмәбаш мәктәбе укучыларына ветеран укытучы мандолинада уйнап күрсәткән (фото)
Чишмәбаш башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары, 35 ел шушы мәктәптә белем биргән ветеран укытучы Шәрәпова Мәрзыя апада кунакта булдылар. Оныгы Зөлфиянең сабакташларына ул сугыштан соңгы авыр еллар, укытучы эшенең авырлыгы турында сөйләде. Үзенең аерылмас дусты - мандолинасында уйнап күрсәтте. Хатирәләрне кабат яңартырга ярдәм иткән укучыларга ул изге теләкләрен җиткерде. Үз...
-
Район үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырышы була
Әдәбият сөючеләр игьтибарына! 19 октябрьдә район үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең 2016-2017 елгы сезонны ачуга багышланган утырышы була. Анда Арча районында яшәп иҗат итүче язучылар да катнашачак. Утырышка әдәбият-сәнгать белән кызыксынган һәркемне чакырабыз. Башлана 10 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Өч тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар таныклыкларыннан мәхрүм калырга мөмкин
Бу хактагы закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплады. РФ Дәүләт Думасы өч тапкыр кагыйдәләрне бозучыларның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы закон проектын беренче укылышта хуплады дип яза "Российская газета". Тавыш бирер алдыннан депутатлар юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы "шумахерлар" көрәштә әлеге канун коррупциягә китермәсме дип фикерләшкәннәр. Россия эчке...
-
Кукмаралылар "Безнең йорт - Татарстан" фестиваленең зона турында үзләренең талантларын күрсәтте
Арчада «Безнең йорт - Татарстан» дигән халыклар дуслыгы фестиваленең зона туры узды. Анда Кукмара районы үзешчәннәре дә катнашты.
-
Марсель Әхмәдуллин “Болгар радиосы”ннан китте
"Болгар радиосы" эфирында һәр иртә тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итүче "Чәк-чәк шоу" тапшыруы алып баручысы Марсель Әхмәдуллин җиңел булмаган карарга килеп радиодан китәргә булган. Марсель туры эфирда саубуллашкач, хәтта коллегалары да елап җибәрде. http://tuylar.ru
-
Күчтәнәч
Җәйнең матур июнь урталары. Кура җиләгенең әкренләп җитлегеп, кызарып килгән вакытлары иде. Мин бакча ягына чыктым да, кура җиләкләрен капкалап алыйм диеп, бакча башына төшеп киттем. Барып җиткәндә бал кортлары тавышын ишетеп алдым. Яхшылабрак карагач, бер киртәдә бал кортларының тубал хәтле булып укмашкан өеме күзгә чалынды. 74 яшькә җитеп, мондый...
-
Артем Васильевка “техника җене” кагылган
"Авылларда яшьләр кими, мәктәпне тәмамлаганнан соң, шәһәргә китү ягын карыйлар. Яшьләр булмагач, авыллар да бетә инде", - дип хафага төшә өлкәннәр. Авылга яшьләрне ничек җәлеп итәргә?! Моның серен "Әсәнбаш" агрофирмасының "Виль Кужым" бүлекчәсендә беләләрдер, чөнки биредә хезмәткәрләрнең яртысыннан артыгын урта яшьтәгеләр алып тора, диделәр. -Агрофирмада эшләүчеләрнең күбесе - вилькужымлылар. Биш...
-
Җепшек кар явачак
Татарстан Гидрометеорологи һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 10 октябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. Көндез - 3-8 градус җылы...
-
Саллы җитәкченең уңышлары
"Урал" хуҗалыгының ирешкән уңышлары турында аз язылмый-сөйләнми. Быел 1200 терлеккә исәпләнгән мегаферма куллануга тапшырылганнан соң да, республиканың матбугат чаралары: "Банклардан бер сум кредит алмыйча, үз акчаларына 350 миллион сумлык комплекс төзеп куйдылар", - дип шау иттеләр. Булган эш-гамәл турында язу безгә - каләм ияләренә бик күңелле шул. Әмма шушы уңышларының...
-
Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәеновның бәйрәм котлавы
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы уңышлар белән каршылыйбыз. Бүгенге көндә районыбыз сөт җитештерү буенча республикада беренчеләр сафында бара. Узган ел белән чагыштырганда терлекчелек продукцияләре җитештерү 15 процентка артты. Бу уңышларда вахитлеләрнең саллы өлеше булуга сөенәбез - хуҗалыгыбыз көн саен дәүләткә 40 тонна сөт сата....
-
“Урал” авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе Газинур Хәбибрахмановның бәйрәм котлавы
Ил табынын ризыклы итү өчен районыбыз халкы зур көч куя. Быел республика буенча 4 миллион 143 мең тонна ашлык җыелган икән, монда кукмаралыларның да, шул исәптән безнең "Урал" хуҗалыгының, "Рассвет" агрофирмасының, "Урал" җәмгыяте хезмәтчәннәренең дә өлеше зур. Авыл хуҗалыгы җиңел тармак түгел, алга куелган максатларга ирешү өчен зур тырышлык сорала....
-
“Әсәнбаш” агрофирмасының генераль директоры Илдар Гарифуллинның бәйрәм котлавы
"Әсәнбаш" агрофирмасы хезмәтчәннәрен, шулай ук районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Иртә яздан кара көзгә кадәр басу-кырлардан кайтып кермәгән игенче-механизаторларның, фермаларда эшне ел әйләнәсе бер көн туктатмаган терлекчеләрнең, эшне оештыруга зур көч куйган белгечләрнең, җитәкче кадрларның хезмәте мактауга лаек. Бүген авылны әнә шундыйлар - авыр эштән...
-
“Тойма” ширкәте җитәкчесе Рәҗәп Галиевның бәйрәм котлавы
"Тойма" ширкәте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен матур күрсәткечләр белән каршылый. Быел басу-кырларның гектарыннан уртача илле центнердан артык уңыш җыеп ала алдык. Ә мул уңышның нигезе ул - хуҗалыкта эшләүче һәркемнең фидакарь хезмәте. Яхшы, үз эшен намус белән башкаручы кадрлар булганда гына югары үрләр яуларга була. Без бу яктан бәхетле. Табигать...