Саллы җитәкченең уңышлары
"Урал" хуҗалыгының ирешкән уңышлары турында аз язылмый-сөйләнми. Быел 1200 терлеккә исәпләнгән мегаферма куллануга тапшырылганнан соң да, республиканың матбугат чаралары: "Банклардан бер сум кредит алмыйча, үз акчаларына 350 миллион сумлык комплекс төзеп куйдылар", - дип шау иттеләр. Булган эш-гамәл турында язу безгә - каләм ияләренә бик күңелле шул. Әмма шушы уңышларының...
"Урал" хуҗалыгының ирешкән уңышлары турында аз язылмый-сөйләнми. Быел 1200 терлеккә исәпләнгән мегаферма куллануга тапшырылганнан соң да, республиканың матбугат чаралары: "Банклардан бер сум кредит алмыйча, үз акчаларына 350 миллион сумлык комплекс төзеп куйдылар", - дип шау иттеләр. Булган эш-гамәл турында язу безгә - каләм ияләренә бик күңелле шул. Әмма шушы уңышларының башында торган хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановның үзе турында газетабызда аерым язганыбыз юк икән әле.
- Минем һәр көнем, алай гына да түгел, 16 ел гомерем шушы хуҗалык эше белән үрелеп бара, шуңа минем турында "Урал"дан аерып язып булмый, - диде ул үзе.
"Урал"ның да, гәрчә ул элек-электән нык хуҗалык булып саналса да, авыр чаклары бар иде бит. Узган гасырның ил кадәр ил таркалган, тәмам тамыр җәйгән система җимерелгән 90нчы елларында күмәк хуҗалык кына аякта басып кала алырмы? Нәкъ әнә шундый болгавыр чорда аны - Вахитов исемендәге хуҗалыкның баш зоотехнигын - "Урал"га рәис итеп куялар.
- Февраль ае иде, - дип искә алды ул вакытларны Газинур Хатыйм улы. - Җыелыштан соң паркларны, фермаларны әйләнеп чыктым. Җир эшкәртергә, чәчәргә, иске булса да, техника сакланган. Фермаларда маллар бар, ләкин ашатырга фураж юк. Ябык маллардан нинди продукция көтәсең: артым түбән, сыерлардан уртача көнлек савым 8,5 килограммнан артмый. Мине иң борчыганы - хезмәт дисциплинасының түбән булуы, урлашуларга юл куелуы. Халыкны да аңларга мөмкин: эшләгәненә акчасын ала алмагач, кырын юл хисабына булса да керем чыганагы табарга тырыша. Әмма бу рәвешле хуҗалык итүнең киләчәге юк, кайчан булса да тупикка китерәчәк иде. Шуңа эшне барлык авырлыклар турында уртага салып сөйләшүдән башладым. "Әйдәгез, урлашуларны туктатыйк. Сөтне күбрәк сата алсак, акча да күбрәк керер. Берничә ай гына сабыр итсәгез, мин сезгә хезмәт хаклары түли башлыйм", - дидем. Тыңладылар. Булган азык мал авызына керә башлагач, сауган сөт фермада калгач, күрсәткечләр дә күтәрелде. Озакламый "Программа-100"га кереп, кредитлар алып, әҗәтләрне капладык, фураж сатып алдык. Өч айдан соң хезмәт хакларын да түли башладык. Бу вакытта бартер системасы, күп җирдә хезмәт хакларын товар белән бирәләр иде. Ә мин акчалата түләргә тырыштым - акча булса, әйберне кибеттән сатып алырга мөмкин бит.
Ул чорда хуҗалыкның айлык хезмәт хакы күләме 160 мең сум булса, хәзер язгы-көзге айларда 8-10ар миллион сум акча өләшәләр, ә кышкы айларда 4әр миллион сум хезмәт хакы түләнә. Бер айда да түләми калганнары юк, моннан тыш авылларның инфраструктурасын яхшырту, төрле чаралар үткәрү өчен иганәчелек ярдәме күрсәтергә дә, ел саен хуҗалык хисабына 70 кешене шифаханәләрдә ял итеп, дәваланып кайтуны оештырырга да мөмкинлек табалар. Олыяз урта мәктәбе төзелешенә дә күпме ярдәмнәре тиде бит - уку йортына Газинур Хәбибрахманов исеме юкка гына бирелмәде.
Соңгы елларда хуҗалыкның машина-трактор паркы нык яңартылды. Шунсыз мөмкин дә түгел: бүген элеккеге "Урал", "Рассвет", "Правда", "Маяк", "Ярыш" хуҗалыкларын берләштергән әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең гомуми сөрүлек җирләре 13 мең 500 гектарга якын мәйданны тәшкил итә. Җәйге айларда игенчелектә һәм терлекчелектә 650 кеше хезмәт куя. Күрсәткечләр елдагыча уңай, быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 35әр центнер тирәсе уңыш җыелган, мул терлек азыгы тупланган. "Урал" белән "Рассвет" көн саен 42 тонна сөт саусалар, яңа оешкан "Урал" җәмгыятендә 9 тонна сөт җитештерәләр. Шуңа да хуҗалык терлекчелек буенча да республикада иң яхшылар исәбендә йөри.
- Мин тормышымнан бик канәгать, башкарган хезмәтем дә күңелемә рәхәтлек бирә, - ди 36 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган җитәкче.
Һәркемгә билгеле: ирешелгәннәр турында сөйләү бик җиңел булса да, көндәлек эштә борчу-мәшәкатьләр аз булмый. Менә сентябрьдә - кыр эшләренең иң кызу чорында ай буе яңгыр койды. Басуның әле барлык уңышы җыеп бетерелмәгән - моңа җитәкченең ничек чәче агармасын? Мин дә Газинур Хатыйм улын зарланыр дип уйлаган идем, әмма аның тормышка үз фәлсәфәсе бар икән:
- Начарның да уңай ягын күрә белергә кирәк. Яңгыр эшне тоткарласа да, уҗымнарга файдасы зур булды. Көннәрнең салкын торуы бөҗәкләрнең яшь үсентеләргә зыян китерүеннән саклады.
Тәҗрибә белән бергә сабырлык, булганына шөкер итү, үз көчеңә ышану кебек асыл сыйфатлар да туплана икән. Хәтерлим әле, "Урал"га мәҗбүри дип әйтерлек рәвештә икътисадый яктан бик авыр хәлдә калган "Рассвет"ны кушкач, ул: "Җилкәмә шуның кадәр авыр йөк салынган кебек булды, кулымнан эш төште. Ул көнне бернигә күңелем бармады. Икенче көнне исә үземне кулга алып, эш "диңгезенә" чумдым", - дип сөйләгән иде. Ә бүген "Рассвет" кайбер күрсәткечләр буенча ураллыларны да уздыра. Киләчәктә әле биредә мегаферма салып, җитештерүне тагын да арттыру хыяллары да бар. Чит илләр белән сәяси каршылыкларның, ни генә дисәләр дә, авыл хуҗалыгына бераз ярдәме тиде бит: үзебездә булдырылган азык-төлеккә игътибар сизелә башлады.
- Бүген сөткә сорау бар, ашлык бәясе дә бераз күтәрелде. Әмма ит-сөт бәяләрен авыл хуҗалыгына кирәкле товарлар - ягулык, минераль ашламалар белән чагыштырганда, аерма бик зур. Чит ил техникасына якын килерлек түгел - нык кыйммәт. Үзебездә куәтле чылбырлы тракторлар җитештерелсен иде, - ди әңгәмәдәшем.
Әнә шундый глобаль проблемалар чабудан тарта, хуҗалыкның үз мәшәкатьләре, борчулары да чыгып тора, җитмәсә, һава торышы... Юк, җиңел түгел авыл хуҗалыгында җитәкче булып эшләү. Ярый ла, артта тылың - гаиләң көчле булса.
- Бу яктан да язмышыма рәхмәтлемен. Тормыш иптәшем, гомер буе Балыклыда фельдшер булып эшләгән Зөләйха белән бер кыз, ике ул үстердек, инде оныкларыбыз бар. Көн буе эштә булгач, балаларның үскәнен генә күрми калдым, - ди Газинур Хатыйм улы.
Үлчәү тәлинкәләре тигез тормый шул: хезмәт чорында авырлык йә гаиләңә, йә эш ягына салына. Чын җитәкче өлешенә тигән сынау бу...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев