5 август 2013 яңалыклары
-
Кукмара комиссариаты контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра
Район хәрби комиссариаты Армия хезмәте узган, 35 яшькә кадәрге ир-егетләрне контракт буенча хезмәт итәргә чакыра. Акчалата түләү 25 мең сумнан алып 38 мең сумга кадәр. Кукмара поселогы, Ленин урамы, 60 йорт адресы буенча урнашкан хәрби комиссариатка, 8нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-61-07, 2-61-32. Фото www.rostov-gorod.ru сайтыннан алынды
-
"Кояшкай" балалары "Гаҗәеп босоножка" сәгатендә катнашты
Кукмараның "Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар Нурминкә елгасы буенда оештырылган "Гаҗәеп босоножка" дигән сәламәтләндерү сәгатендә катнаштылар. Биредә балалар аякларны инеш суы белән чыныктыру, су процедуралы аша инммунитетны булдыру һәм суның шифалы үзлекләре турында әңгәмә-күнегүләр башкардылар. Шулай ук, "Кояшкай" тәрбиячеләре балаларга кояшта кызган комның кеше организмына китерә торган файдасы, массаж ысуллары...
-
"Хезмәт даны"на язылу дәвам итә
"Татарстан почтасы" 20 июльдән 2014 елның 1нче яртыеллыгына матбугатка срогыннан алда язылу башлануын игълан итте. Подписка 2013 елның икенче ярыеллыгына булган бәяләр белән алына. "Хезмәт даны", "("Трудовая слава") газеталарына алдагы ярты елга язылу хакы 300 сум. Газетага Кукмара почтамтында, барлык элемтә бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша һәм редакциядә язылырга мөмкин.
-
Ядегәрдә су трассасы тишелгән
Ядегәр авылында су килүче трассаның бер өлеше тишелгән булган һәм халык билгеле бер вакытка сусыз калган. Ядегәр җирлеге башлыгы Наил Кәшипов хәбәр итүенчә, әлеге урында кирпечтән төзелгән корылма урнашкан. Хәзер аны сүтеп, шул урында яңа чокыр казып, кольцо куелачак. Әлеге эшне башкарау өчен төзекләндерүчеләргә су трассасының 30 метр өлешен казырга...
-
Район прокуратурасында "Ышаныч" телефоны эшли
Игътибар! Наркотик матдәләр сатылу урыннары һәм аларның законсыз әйләнеше белән бәйле башка проблемалар турында хәбәр итү өчен район прокуратурасындла "Ышаныч телефоны" һәм "Кайнар линия" эшли башлады. Мәгълүматларны 2-85-22 һәм 2-65-49 телефоннары аша җиткерергә мөмкин.
-
Кул Шариф өчен тавыш бир
Россия символлары булырдай тарихи һәм мәдәни объектларны сайлау өчен оештырылган "Россия 10" проектының икенче этабы дәвам итә. Әлеге проектта Кол Шәриф мәчете дә катнаша һәм ул икенче турга узган иде. Тавышлар саны буенча ул әлегә тугызынчы урында. Аның өчен түләүле смс буенча 162 мең 146 мәртәбә тавыш биргәннәр. Проектның финалына...
-
Янилнең 4 урамына таш юл түшәлгән
Районда юллар төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Быел федераль программа кысаларында 6 торак пунктка - Югары Өскебаш, Битләнгер, Яңа Каенсар, Үрәсбаш, Иске Оча, Балды-Кенә авылларына керү юллары төзелә. Яңа Каенсар авыл юлы төзелеше 28 миллион сумга төшә һәм ул инде тәмамлану алдында тора. Шушы көннәрдә Янил авылының Мәктәп, Каенлык, Татарстан,...
-
Починок Шәмәрдәндә иске зират коймасы яңартылган
Починок Шәмәрдән авылында иске зиратны яңа койма белән корып алганнар. Әлеге эш өчен 213 метр озынлыктагы тимер сетка тотылган. Авылда тагын бер зират бар, биредә хәзерге вакытта җирләүләр оешытырыла, анысы әйбәт хәлдә. Шулай ук, әлеге җирлеккә караучы авыллардагы барлык зиратларга чардуган буяганнан калган буяу һәм башка төрле чуп-чарлар салу өчен...
-
Кукмарада агачларны кисә башлаганнар
Бүген иртән Ленин урамының вокзал тирәсендә яшәүчеләрне күңелсез күренеш каршы алды.Элек райпо урнашкан бина янындагы 40 ел үскән чыршыларны кискәннәр. Әйтүләренчә, киләчәктә бу бинада сәүдә комплексы урнашачак, хәзер реконструкция эшләре бара.Чыршылар үскән урында автотукталыш ясарга планлаштыралар. Рәшит Минлегалиев фотолары
-
Түбән Үрәс авылындагы су башнясында насос янып чыккан булган
Түбән Үрәс авылында урнашкан су башнясында күптән түгел насос янып чыккан булган. Нәтиҗәдә суга иң мохтаҗ вакытта - җәйге челләдә халык өлешчә сусыз калган. Дөресрәге, аның краннан килү тизлеге кимегән, ә бер урамга бөтенләй килүдән туктаган. Түбән Үрәс җирлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, әлеге мәьсәләне тиз арада хәл иткәннәр: су башнясына...