3 август 2015 яңалыклары
-
Район җитәкчелеге Күкшел җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты (+Фото)
Бүген район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм бер төркем служба вәкилләре Күкшел авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очраштылар. Очрашу барышында агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләшенде, киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде, сорауларга җаваплар бирелде.
-
Районыбызның Октябрино күлендә ир кеше мәете табылган (+Фото)
Бүген, 3 август көнне, иртәнге сәгать 8.50ләр тирәсендә, районыбызның Октябрино авылы күлендә ир кешенең мәете табыла. 1963 елгы ир-ат Түбән Кама шәһәреннән кайткан була. Аны соңгы тапкыр кичке сәгать уннар тирәсендә күрәләр. Икенче көнне суга калкып чыккан ир кешенең мәетен туганнары таба. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте...
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев Югары Өскебашта яшәүче Мәйсүфә Шакированы юбилее белән котлады (+Фото)
Бүген Югары Өскебаш авылында яшәүче Мәйсүфә апа Шакирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветеранын гомер бәйрәме белән район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәдҗановлар...
-
“Тылсым”да балалар белән “Син һәм синең кылган гамәлең” дигән темага дәрес узды
"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Диләрә Мөбарәкшина "Игелеклелек юлы" программасы кысаларында балигъ булмаганнар белән "Син һәм синең кылган гамәлең" дигән темага дәрес үткәрде. Дәрес барышында балалар үзләренең һәм башкаларның эшләгән эшләре һәм аның нәтиҗәсе турында анализларга, әдәплелек һәм нәзакатьлелек кагыйдәләрен дә өйрәнделәр. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=768.No31cNUrx1OXmedwIjXtGncBcWReD-
-
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дигән акциядә быел 100дән артык балага ярдәм оештырылачак
Республикабызда ел саен август аенда хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге патронажлары астында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән республика акциясе үткәрелә. Быел әлеге акция кысаларындарайоныбызның аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрендә тәрбияләнүче, инвалид яки әти-әниләре инвалид булган 100дән артык балага ярдәм оештырылачак....
-
Фельдшерыбыз юк, диләр каенсарлылар
Барлык авыл халкын борчыган сорауларны язарга булдым. Каенсарда фельдшер юк, әгәр авырып китсәң, кая барырга?! Элеккеге заманнарда да фельдшерсыз тормады авыл. Тагын бер мәсьәлә чүп җыю буенча. Һәрдаим чүпне җыеп торалар иде, хәзер кая куярга? Тагын елга буйлары пычранып бетмәсме?! Кәүсәрия САБИРҖАНОВА, Каенсар фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=768.tXM3hrZ65F6mrY3-
-
Эшлим дисәң, субсидия ал
Күп авылларда сыер, сарык көтүләре елдан-ел кими бара. Чыгымнарның артуын, ә сөт сату бәяләренең язгы-җәйге айларда нык кимүен сәбәп итеп, абзарындагы соңгы сыерын, үгезен бетерүчеләр дә бар. Терлегең юк икән - мәшәкате дә юк, дигән сүз. Әмма мал тотмагач, төпле эш урыны, башка керем чыганагы булмаган авыл кешесе нинди акчага...