2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Фото: Мәчкәрә мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча ачык дәрес үткәрелде
Янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатында Мәчкәрә урта мәктәбенең мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар белән ачык дәрес үткәрелде, дип хәбәр итте Күкшел янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтгалиев. Дәрес вакытында балаларга ут афәтенең никадәр куркыныч булуы, зур югалтуларга, бәлагә китерергә мөмкинлеге турында аңлатып, белешмәләр таратылды. Төрле уеннар, кызыклы сораулар укучыларга әлеге теманы...
-
Кәчимирдә яшәүче Марзыя һәм Харис Гарифуллиннарның тормыш коруларына – 50 ел (фото)
Кәчимир авылында гомер кичерүче Марзыя һәм Харис Гарифуллиннарның бергә тормыш коруларына 50 ел тулды. Харис абыйның бүген туган көне дә. Алтын туй ияләрен район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыпова, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар котлады. Әлеге матур парга район башлыгы Сергей Димитриевның котлавы җиткерелде, истәлек бүләкләре тапшырылды. Марзыя апа...
-
Район башлыгы күпкатлы йортларның йорт комитеты рәисләре белән очрашты
Район Советының киңәшмәләр залында район башлыгы Сергей Димитриев Кукмарадагы күпкатлы йортларның йорт комитеты рәисләре белән очрашты. Йорт комитеты рәисләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.
-
Кукмара тегүчесе республика бәйгесендә җиңү яулады
Казанда республикабызның тегү сәнәгате предприятиеләре арасында тегүче белгечлеге буенча һөнәри осталык бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә Кукмара тегү фабрикасының эксперименталь участок тегүчесе Нурия Хәсәншина мактаулы икенче урынга лаек булды. Ул бик яхшы сыйфат белән югары нәтиҗә күрсәтте.
-
2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара
Хөрмәтле газета укучылар! 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. "Хезмәт даны" газетасына 6 айга 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде.
-
Каникулы! Самое время посетить дельфинарий!
Дела, работа, пробки и суета - мы все реже и реже стали проводить полноценные выходные с семьей. Но это так важно и необходимо - эмоциональная разрядка, положительные эмоции, общение с родными, любимыми людьми. Особенно эта проблема актуальна в дни школьных каникул, ведь каникулы - это долгожданное время для каждого школьника....