1 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Һәлакәттә үлгән 3 яшьлек баланың гәүдәсе 8 чакрым ераклыкта табылган (+фотолар)
Кичә, 31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында Airbus A-321 самолеты һәлакәткә юлыккан урында эзләү эшләре дәвам итә. Мисыр коткаручылары өч яшьлек кыз баланың үле гәүдәсен һәлакәт булган урыннан 8 чакрым ераклыкта табылуы хакында хәбәр итте. Хәзер эзләү эшләре төп һәлакәт булган урында гына түгел, ә аннан 15 чакрым ераклыкта...
-
Әсхәт "Дөбер-Шатр" төркеменең исемен үзенә алган
Билгеле булганча, Әсхәт - 3 еллап элек таркалган "Дөбер-Шатр" төркеме солисты. Ни өчен төркем таркалган һәм нигә Әсхәт төркемнең исемен үзенә алган соң? "Төркемгә "Дөбер-Шатр" дип үзем исем биргән идем, шуңа да аннан аерыласым килмәде. Икенче яктан, бу исем инде күпмедер дәрәҗәдә танылган, аны үземдә калдыру минем өчен отышлы булды....
-
Авылларда буйдаклар исәбен алачаклар
ЗАГС идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясенең Гаилә үзәге яңа проект эшләгән. Авылларда яшәүче өйләнмәгән ир-атлар санын алу башланачак. 18 дән алып 60 яшькә кадәрле буйдак егетләргә анкета тутыртып, хыялларын һәм теләкләрен исәпкә алып, исемлек төзиячәкләр. Тикшеренүне Татарстанның 14 районында уздырачаклар. http://tuylar.ru/
-
Халыкларның бердәмлеге көне уңаеннан районыбызда күптөрле бәйрәм чаралары узачак
4 ноябрь - Халыкларның бердәмлеге көне. Бу көн уңаеннан районда оештырылучы чаралар: 26 октябрь - 31 ноябрь көннәрендә гомумбелем бирү учреждениеләрендә, спорт мәктәпләрендә шушы датага багышлап сыйныф сәгатьләре, китап, балалар рәсемнәре күргәзмәләре, спорт ярышлары, авыл мәдәният йортларында тематик кичәләр, концертлар, китапханәләрдә түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, тематик сәгатьләр, социаль яклау бүлеге...
-
ЮХИДИ штрафын түләгәндә кемгә ташламалар булачак
Иң яхшыcы - кагыйдә бозмаска! Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе дә, республиканың баш приставы да юлда йөрүчеләргә әнә шундый киңәш бирә. Инде штраф килгән икән, вакытында түләргә кушалар. Җитмәсә, 1 ноябрьдән бу мәсьәләдә үзгәрешләр булачак. Кичә узган матбугат очрашуында түләү кәгазьләренә игътибарлы булырга куштылар. Быелның тугыз аенда республика юлларында 3,6 мең...
-
Авыл хуҗалыгында нәрсә урлыйлар?
Ашлык, ягулык материаллары, җимеш-яшелчә продукциясе, печән... Авыл хуҗалыгы тармагында урланган әйберләр рәтендә нәкъ менә шушы әйберләр. Быел алар буенча 97 җинаять эше кузгатылган. Хәер, былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгындагы урлауларның кискен артуы күзәтелми икән. 25 июльдән 1 октябрьгә кадәр Татарстанда "Уңыш-2015" оператив-профилактик операциясе үтте. Ел саен әлеге чара терлек...
-
Аш бүлмәсенә төнге кунак – ярканат кергән
Беркөнне кичке ашны ашаганнан соң, кулыма газета алып укырга керештем. Шул чакны улым Илсур: - Әти, ярканатны аш бүлмәсенә син алып кердеңме? - диде. - Юк, - мин әйтәм, - бернинди ярканат та күргәнем юк, - дим. Аш бүлмәсенә чыгып карасам, әле генә ашап-эчеп утырган өстәлебез каршындагы тәрәзә төбендә, буш...
-
Кукмарадагы “Зилант” спорт мәктәбенең кайбер хезмәткәрләре бигрәк дорфа
Мин баламны "Зилант" спорткомплексына йөзү буенча секцииягә йөртәм. Ул бер сәгать дәвам итә. Спорткомплекс хезмәткәрләре балаларны шунда гына көтеп торырга рөхсәт итмәгәч, без кибетләрдә йөреп, урам әйләнеп керәбез. Бу юлы да шулай иттек, балалар чыгарга 5-10 минут вакыт калгач кына әйләнеп кердек. Бала табар вакыты җитеп килүче танышым, бераз хәл...
-
Хаттан башланган дуслык 50 елга сузылды, ди Кукмарада яшәүче Фирая Ардуанова
Элек, Интернет булмаган заманда, Советлар Союзы республикаларында яшәүче яшьтәшләребез белән хатлар аша аралаша идек. Минем үземә дә мәктәп елларында Эстония, Казахстан, Украина кызлары белән язышырга туры килде. Үскәч исә аралар өзелде. Ә менә Кукмарада яшәүче Фирая Ардуанованың (Йосыпова) хаттан башланган дуслыгы илле елга сузылган! -1965 ел иде. Кукмара 2нче мәктәбендә...